Шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек асрау кыенлаша: 2010 елгы ялгышлар кабатланмасмы?

Авылда тормыш үзгәрә. Хәзер инде элеккеге кебек чалгы күтәреп, печән чабып йөрүчеләрне, кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табарлык түгел. Бик сирәк андыйлар. Халык гадәттә терлек азыгын сатып ала. Шөкер, һәр авылда диярлек йөзләрчә гектар җирендә ашлык, печән үстерүче  фермер хуҗалыклары бар. Печәнне ишегалдына китереп бушаталар. Акча гына түлә.

Озын кыш дәвамында сыер асрап чыгар өчен генә дә, ким дигәндә, 7–8 төргәк печән, шулкадәрле үк салам, ике тоннадан артык фураж кирәк, диләр. Барысын да сатып алырга калса, шактый җыела. Бәяләрнең ел саен арта баруына узган елларда да борчылучылар бар иде. Быелгы корылык шәхси хуҗалыгында күпләп мал-туар асраучыларны тәмам хафага салды бугай.

Уңыш күләме буенча республикада иң түбән күрсәткечләр белән эшләүче Әгерҗе районы авылларында хәлләр аеруча катлаулы. Инвестор хуҗалыклары үзләре ярәмгә мохтаҗ. Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар асрау Әгерҗе районы авылларын таралудан саклап торучы төп чара булып кала.

7500 шәхси хуҗалыкка 4500дән артык мөгезле эре терлек, шул исәптән  2500 савым сыер, 700 сарык калып баруы да борчый. Соңгы елларда сыерын бетереп, кәҗә асрауга күчүчеләр арта. Кәҗәләр саны инде 7500гә җиткән. Ягъни һәр шәхси хуҗалыкка бер кәҗә туры килә. Чыгымнары да ким, сөте дә файдалырак, диләр.

– Ашлык бәяләренә килгәндә, әлегә бодай яисә арпаның килограммы күпмедән буласын фаразлавы авыр. Төп инвесторыбыз – «Ак Барс» холдинг компаниясе шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәр дигән ышаныч та юк. Бөтен ышаныч  Марат Мөхәммәдиев кебек булдыклы фермерларда. Кирәк булса, печәнен-саламын да шәхси хуҗалыкларның өенә үк китереп бирәләр. Бәяләр дә артык кыйммәт түгел, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.

Бәяләр дигәннән, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән махсус санап карадык. Ашлыкның  килограммын 10–12 сумнан алганда да,  сыерны кыш буена ашатып чыгар өчен якынча 27 мең сумлык фураж, печән һәм салам сатып алыр өчен тагын 33 мең сум акча чыгарып салырга кирәк. «Сөт бәяләре яхшы. Иш янына куш, дигәндәй, дәүләт ярдәме дә бар», –  ди Дилүс Гатауллин.

Актаныш районы «Нур» җәмгыяте  шәхси хуҗалыгында мал асраучыларга печәнне бушлай тараталар, ашлыкны да ел саен арзан бәядән өләшәләр. Узган ел арпа, бодайның килограммын 6–7 сумнан биргәннәр.

Хуҗалык җитәкчесе Дәниф Харисов әйтүенчә, шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучылар өчен  барлык мөмкинлекләр тудырыла. Печән-фураж гына түгел, сенаж белән силоска кадәр бирелә. «Терлек азыгын киләчәктә дә арзан бәядән бирәчәкбез», – ди Дәниф Харисов.

Әлки районында «Кызыл Шәрык» инвестор хуҗалыгы да халыкка саламны бушлай бирә. Эшләүчеләргә печән белән дә ярдәм итәбез, диләр. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, пай җиреннән файдаланган өчен  ашлык тараталар.

Районның  шәхси хуҗалыкларында 8 меңнән артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 2735 савым сыер исәпләнә. Авылларда сыер саны арта,  сөт сатып көн күрүчеләр дә бар. Сөт хакы  узган елдагыга караганда югарырак.

– Кырда уңыш бөтенләй үк начар дип әйтмәс идем. Үз вакытында югалтуларсыз җыеп аласы гына бар, – ди Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев.

Шәхси хуҗалыкларда 3–4 мал асраучылар ничек тә җаен табар анысы. Ашлыкка бәя нык артса, берничә дистә һәм аннан да артык терлеге булганнар ни эшләр?

– Күпләп терлек асраучылар соңгы елларда пай җирләрен үзләре эшкәртә башлады. Печәнен дә, ашлыгын да кирәк кадәр үстерәләр. Авылда мал-туар асрап көн күрүчеләр арта. Әйтик, Алмаз  һәм Илдар Гатауллиннар шәхси хуҗалыкларында  егермешәр баш мөгезле эре терлек асрый. Ашлык белән  фермерлар ярдәм  итә. Бәяләр – тирә-яктагыныкылардан күпкә кимрәк, – ди Спас районы Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев.

Корылык шәхси хуҗалыклар өчен яңалык түгел анысы. Күпләп терлек асраучылар 2010 ел алып килгән кыенлыкларны да яхшы хәтерли. Терлек азыгына бәяләрнең котырынып артуы нәтиҗәсендә югалтулар да шактый булды. Ялгышларны кабатламыйсы иде.

 

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү