Сөйгәне янына Татарстанга килгән егет наркотик сатып 20 ел төрмәлек «эшләгән»

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәсе хезмәткәрләре бакчачылык ширкәтендә наркотик матдәләр сатуда шикләнелүче 22 яшьлек бер егетне тоткарлаган.

Ставрополь краенда яшәүче егетнең үзе әйтүенчә, ул 4 июльдә Әлмәт шәһәренә сөйгән кызы янына килгән. Кире юлга акчасы булмаганлыктан, җинаятьчел гамәлгә барырга уйлаган. 7 июльдә интернет-кибеткә “закладчик” булып эшкә урнашкан. Тест биремнәре аша узганнан соң “эш бирүчесе” аңа “тулы канлы” эшчәнлек: тыелган матдәләрнең зур гына партиясен алып, шәһәр территориясендә бер тапкыр кулланырлык дозада яшерен урыннарга куеп чыгарга тәкъдим иткән. Девон урамы тирәсендәрәк урнашкан бакчачылык ширкәтеннән наркотикларны алып чыккан чагында ук полиция хезмәткәрләре егетнең кулына богау салган.

Тәртип сакчылары Ставрополь краеннан килгән кунакта зәңгәр изолента белән чорналган 5 төргәк тапкан. Химик тикшеренү нәтиҗәләре төргәк эчендә психотроп матдә – метилэфердрон булуын ачыклаган. Тыелган матдәнең гомуми авырлыгы 5,4 грамм тәшкил иткән.

Егеткә карата Россия Җинаятьләр кодексының 228.1 статьясындагы 4 өлешендә күздә тотылган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү