Рөстәм Миңнеханов депутатлыкка кандидатларга: “Халык белән эшләгез!”

“Бердәм Россия”дән Дәүләт Думасына сайлауда кандидатлар исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов партиянең барлык кандидатлары белән очрашты. Ул аларга сайлау алды программасында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Республика башлыгы фикеренчә, халык белән очрашып, аралашырга кирәк.

Очрашу Казанның Киров районындагы Октябрьнең 25 еллыгы урманында урнашкан йорт ишегалдыда узды. Биредә узган ел “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, очрашу урыны очраклы сайланмаган. Татарстанда яшәүчеләрнең программада актив катнашуы дәүләт органнары эшчәнлеге һәм республикадагы программаларны гамәлгә ашыруның төп кагыйдәсен күрсәтә. Ул да булса, уртак эш башкарганда һәм карарлар кабул иткәндә халыкны җәлеп итү. Рөстәм Миңнеханов шулай ук кандидатларны һәм партияне үзләренең сайлау алды кампаниясен чынбарлыкта башкарылган эшләр үрнәге белән ныгытырга чакырды.

– Халык белән эшләү – депутат өчен, теләсә кайсы хакимият органы өчен иң мөһиме. Бу сыйфатлы тормыш булдыруда төп шарт. Без барлык программаларны да гражданнарыбыз белән бергә, аларның фикерләре, теләк-тәкъдимнәре, идеяләре нигезендә тормышка ашырабыз. Булганнарга халык ярдәме белән генә ирешә алдык. “Безнең ишегалды” программасына кергән йортларда яшәүчеләр проектка бәя бирә, килештерә, фикерләрен әйтә, чөнки кешеләр ишегалларының нинди булырга тиешлеген үзләре хәл итә. Без бу кагыйдәне барлык эшләрдә дә кулланырга тиеш. Сезне кешеләр белән эшләргә өндим, алар белән турыдан-туры аралашыгыз, аларның теләкләрен, фикерләрен белегез!, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов әйтүенчә, халык белән аралашу өчен төрле мөмкинлекләр кулланыла. “Минем депутат» үтенечләр кабул итү сервисының сайты, “кайнар линия”се эшли. Татарстанда яшәүчеләрнең үтенечләрен кабул итү өчен республиканың һәр почмагында мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәләре пәйда булачак.

– Августта Татарстанның барлык районнарында пикет нокталары барлыкка киләчәк. Кандидатларның һәркайсы мобиль кабул итү һәм пикетлар эшендә катнашачак, районнарга чыгачак, халык белән аралашачак, – диде Юрий Камалтынов.


Фикер өстәү