Ике авыл арасында булган юл һәлакәтендә йөк машинасының кабинасы «өзелгән»

Актаныш районының Яңа Әлем һәм Иске Солтангол авыллары арасында коточкыч юл һәлакәте булган. Анда ике «КАМАЗ» йөк машиналары бәрелешкән.

Машиналар икесе дә кабинасыз калган. Бер машина йөртүче һәм пассажир авыр тән җәрәхәтләре белән район хастаханәсенә озатылган, дип хәбәр итә «Актаныш-информ».

 


Фикер өстәү