Марат Кәбиров: «Яхшылык ул яхшылык булып кайта, куллану – куллану булып»

Күршеләр белән төрлечә яшәп була икән. Күңелгә иң сеңеп калганыннан башлыйм әле. Бездә генә шулай булды микән инде ул, бүтән якларда да бар микән… Белмим… Төгәл генә әйтә алмыйм… Тик безнең әти-әниләр бәрәңге бакчасындагы ызан өчен тарткалаша иде.

– Минем якка кереп утырткансың…

– Трактористың минем җирне сөреп киткән…

Ул вакытта бу, бәлки, бик зур мәсьәлә булгандыр инде. Менә безнең бакча егерме сутый. Аның барысына да бәрәңге утыртасың. Бәрәңге – төп ризык. Нидер эшләтсәң дә, үзең эшләсәң дә – бәрәңге. Ну, безнең әниләр аны кырык төрлегә үзгәртеп пешерә инде – я пәрәмәч, я бәлеш, я кыстыбый була ул. Ит бит эләкми. Хәтта печән чорында да тавык ите белән чикләнелә.

Мин әле бүген дә кайбер нәрсәләрне аңлап җиткерәлмим. Ник ул чакларда сарык чалмаганбыз икән, дип уйлыйм. Ник тавыкны күп итеп үрчетмәгәнбез икән… Һәр чорның үзенчәлеге бар шул. Ул вакытта хәзерге кебек тавык чебеше сатып йөрүчеләр дә юк иде бугай. Сарык та кадерле мал иде. Йоны гына нәрсә тора! Күп итеп, әйбәт итеп сатсаң – үзе бер сарык шикелле. Өстәвенә әниләр ул йоннан оек бәйли, киез ката ясый… Шуңа күрә сарыкларын киметергә теләмәгәннәрдер инде. Мин – бүгенге дөнья кешесе, кулланучы. Мин барыбер итле шулпа ягында. Тик ул чакта дөньяга мин түгел, әти-әниләр хуҗа иде. Һәм мин дә бүгенге мин түгел, алар яклы мин идем.

Шуңа күрә төп ризыгыбыз суган белән бәрәңге иде. Минем абый бар. Икетуган. Бертуганнарым булмагач, мин икетуганнарымны бертугандай күреп яшәдем. Менә шул абый кунакка килгән чакларда, без төнлә кызлар кырыннан кайткач та бәрәңге пешереп ашый идек. Ну, мин пешерәм инде бәрәңгене. Абый баздан алып чыгып, юып, әрчеп, турап, табага салып кына бирә. Мин пешерәм.

Мал-туарга да, кош-кортка да бәрәңге кирәк. Бәрәңге җире шуңа бик кадерле булгандыр инде, шуңа тарткалашканнардыр…

Без хәзер яңа күршеләр. Әти-әниләрнең балалары. Мал асрамыйбыз, кош-корт тотсак – чама белән генә. Теләгән ризыгыбызны кибеттән алып кайтабыз. Анда барысы да бар. Хәтта бәрәңге дә. Шуңа ызан дип тарткалашмыйбыз. Әле минем күрше шул ызанга җиләк утырткан. Икебезнеке дә. Ал, аша, ди. Ул утырткач, бик ашыйсы килми. Тик кайчагында эләктерештерәм.

Элек яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы арасында койма бар иде. Шул койманың кадакларын алып күрше безнең кыярны җыеп чыга, мин аларның алмагачларын алмадан азат итә идем. Талашмыйбыз, дәшмибез, чөнки беләбез кем нәрсә чәлдергәнен. Хәзер алай түгел. Хәзер койманы алып аттык. Күрше минем түтәлләргә су сибә, мин аның агачларын карыйм. Кем нәрсә тели, шуны алып ашарга хокуклы. Тик алай итеп булмый. Мин намус саклыйм: ниндидер җимеше өлгерә икән – башта үзе авыз итсен, дим. Ул да шулай. Кыяры уңган икән, күрше аны үзе җыеп миңа кертә. Чиям уңган икән, мин җыеп аңа кертәм. Рәхәт булып кала.

Монысы – кырый күрше. Каршыдагылары да бар. Алары да кереп җитә:

– Тавыкларым күкәй сала башлады бит, авыз итеп карагыз әле…

Үзләре шулай булгач, мин дә аларга керәм:

– Помидорлар кызарды менә…

Ул әле алай гына да булмый. Кайвакыт нәрсәдер кирәк. Бер кулланышка гына. Күршеңә керәсең:

– Шундый-шундый нәрсәңне биреп тор әле.

Ул бирә. Кайчакта үзе дә керә:

– Синдә шул нәрсә юкмы?

Бар. Кайдадыр. Үзең өчен эзләп табалмаганны күршең өчен табып бирәсең. Чөнки ул – күршең. Үзе дә шулай эшли торган кеше.

Күршеләр белән төрлечә яшәп була икән. Ызгышып та, юк-барга талашып та була. Әйбәт яшәп тә була. Әйбәт яшәү рәхәтрәк. Үзара мөнәсәбәтләр әйбәт көйләнгәндә бу рәхәт яшәү кебек.

Кайчагында мин моны фәлсәфи яссылыкка да күчереп карыйм. Без – кешеләр… Без – күршеләр… Кайчагында бик тиз арага гына, кайчагында – озак вакытка… Бер-береңне кулланырга түгел, бер-береңә яхшылык эшләргә кирәк. Яхшылык ул яхшылык булып кайта, куллану – куллану булып.

Яныбызда кем бар – шул күрше бит инде. Без – кешеләр. Без – күршеләр. Без – халыклар. Без – күршеләр. Барыбыз да бер-беребезгә терәлеп торабыз. Кемнәребез – кырый күрше, кемнәребез – каршы күрше… Бәлки, мин моны тиз генә аңлаталмам һәм бәлки сез дә тиз генә аңлый алмассыз… Тик барыбер аңларга тырышыгыз… Кем генә, ничек кенә, кайларда гына булсак та, кешеләрнең бер уртаклыгы бар: без – күршеләр…

Марат Кәбиров


2 фикер

  1. Эйе, бик дэрес язылган, эле бит ул шатлыгынны, кайгынны уртаклашырга да курше кирэк. Туганнар бит эле алар янэшэндэ ук булалмыйлар, бэтенлэй башка шэхэрдэ ук яки авылда булалар. Ул бит телефоннан анлашу узенэ, э кузгэ-куз сэйлэшу бэтенлэй икенче, шунын эчен дэ электэн эйткэннэр уз хэленне белергэ телэсэ куршеннэн сора дип.

Фикер өстәү