Салават Фәтхетдиновның алмагачы җәй уртасында чәчәк аткан (ВИДЕО)

Быелгы җәй могҗизаларга бай булырга охшап тора. Гадәттә, көз җылы килгән елларда сирень куаклары, кыргый һәм декоратив чәчәкләрнең кабат чәчәк атуына ияләшеп килә идек.

Ә менә җәйнең кыл уртасында алмагач чәчәк атканны күргән юк иде әле.

Җырчы Салават Фәтхетдиновның җимешләре өлгереп килә торган алмагачы чәчәк аткан бит! Әлеге гаҗәеп хәлне Салават видеога төшереп инстаграмга куйган.

– Карагыз әле, әкият бит бу. Алмасы да бар, чәчәк тә атты. Шулай булырга мөмкинме ул? Нәрсә бу? Яхшылыкка булсын инде. Матурлыкка булсын. Менә бит, әй Алла! Мин сезгә һәрберегезгә, бигрәк тә минем яшьтәшләргә шушы алма сыман икенче яшьлегегез чәчәк атуын телим, исән-сау булыгыз! Әкият бу, җәмәгать. Әкият! Мондый әйбернең булганы юк иде, – дигән ул шаккатып.

Фото:  Татар-информ


Фикер өстәү