Коронавирустан вакцина ясатмаган хезмәткәрләрне эштән җибәрү кагыйдәләре билгеле

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт (Роструд) коронавирустан прививка ясатмаучыларны эштән җибәрү кагыйдәләрен аныклаган. Бу хакта “Известия ведомствоның “Корпоратив юристлар берләшмәсе” ассоциациясенә юлланган хатына таянып яза.

Хатта, аерым алганда, эш бирүченең прививка ясатмаган хезмәткәрне, хезмәт хакын түләмичә, эштән җибәрүгә хокуклы булуы турында әйтелә. Биредә шулай ук өйдә торып эшләүчеләр (вакцина ясатырга яраган кешеләр турында сүз) дә күздә тотыла.

Эштән җибәрү 15 августтан рәсмиләштерелергә тиеш. Моңа кадәр эш бирүченең хезмәткәрдән вакцинация узудан баш тартуы турында язып бирүен соравы шарт. Мондый кеше, йә эштән җибәрелү сәбәпләрен юкка чыгарганнан соң, яисә пандемия тәмамланганнан соң үзенең эш урынына кире әйләнеп кайтырга мөмкин.
Роструд хатында искә төшереп үтелгәнчә, Хезмәт кодексында эштән җибәрү турында 76нчы статья урын алган. Анда, кодекста яки федераль законнарда санап үтелгәннәрдән тыш, башка норматив-хокукый актларны үтәмәү дә эштән җибәрүгә нигез булып тора, диелгән.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, “Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында” законны бозу шундый очракларның берсе булып тора. Аның нигезендә, профилактик прививкалардан баш тарту йогышлы авыру йоктыру куркынычы зур булган эшкә җәлеп ителүчеләрне эшеннән җибәрүгә сәбәп булып торырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: июнь аенда Роспотребнадзорның Мәскәү буенча башлыгы Елена Андреева сәүдә, хезмәт күрсәтүләр, җәмәгать туклануы, транспорт, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хезмәт, МФЦ, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре хезмәткәрләренең 60 процентына 15 августка кадәр вакцинация уздыру бурычын куйды. Россиянең башка төбәкләрендә дә авыру йоктыру куркынычы зур булган кешеләрне вакцинацияләү турында карарлар кабул ителә башлады.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү