Татарстанга тагын 33 мең доза вакцина кайткан

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашу вакытында республикага коронавирустан вакцина кайтару мәсьәләсенә тукталды.

— Шушы көннәрдә республикага өстәмә рәвештә тагын 33 мең доза вакцина кайтты. Вакциналар системалы рәвештә шулай кайтачак. Вакциациянең беренче этабы узган кешеләр өчен икенче вакцина бар, бу уңайдан барысы да тәртиптә. Без кешеләр вакцинацияне башлап җибәрә алсын өчен яңа вакциналар кайтартабыз, сүз шул хакта бара, — дип аңлатты ул.


Фикер өстәү