Лилия Галимова: «Вакцина кадаттым да, котылдым дип уйларга кирәкми»

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе журналистлар белән брифинг вакытында вакцинациягә бәйле сорауга җавап бирде. Исегездә булса, ул үзе дә күптән түгел коронавируска каршы вакцина кадатуын әйткән иде.

— Нинди ният белән кадаттыммы? Әлбәттә, авырмас өчен, саклану өчен. Әмма прививика ясаттым да, котылдым дип уйларга ярамый. Саклану чаралары турында онытмаска кирәк. Вакцина белән дә чирләп китү ихтималы бар, Без вакцинаны бөтен кеше ясатса гына иммунитет формалаштыра алачакбыз, — диде ул.


Лилия Галимова: «Вакцина кадаттым да, котылдым дип уйларга кирәкми»” язмасына фикерләр

  1. Менэ карап туймаслык ханым… Эбилэр кунелгэ ятмый бит инде… Узлэре анлап китсеннәр иде… Яшьлэргэ урын бирергэ кирэк!!! Ул мэскэу эбилэренэ карагач кузгэ яшьлэр килэ бит… Унышлар телэп калам бу молаем ханымга. «душама» ятты….

Фикер өстәү