Чаллы табибы коронавирустан прививка ясатыр алдыннан нинди анализлар тапшырырга кирәклеген әйтте

Чаллы шәһәренең хосусый клиникасы баш табибы Лариса Танова “Челнинские известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, организмга реакциясен киметү өчен, коронавирустан прививка ясатуга ничегрәк әзерләнергә кирәклеге турында сөйләгән.

“Кешеләр иң элек прививкадан соң ниндидер чирләр килеп чыгу ихтималыннан һәм билгесезлектән курка. Бүгенгә шул яхшы мәгълүм: авыруга караганда,прививка ясату отышлырак. Организмга реакциясен киметү өчен прививкага әзерләнү бик мөһим, — дигән ул.

Табиб әйтүенчә, вакцинацияне хроник чирләр “йоклаган” чагында, суык тидерү билгеләре булмаганда узарга кирәк. Моннан тыш, прививка ясатканчы, түбәндәге анализларны тапшыру әйбәт:

– Канга гомуми анализ (организмда ялкынсыну булмауга инану өчен)

– СРБ (яшерен ялкынсынуны ачыклау өчен)

– igE (прививкадан соң аллергия булу-булмауны ачыклау өчен)

– АЛТ, АСТ (бавырның нормаль эшләвенә инану өчен)

-igG Covid-19 ( организмда коронавирус инфекциясенә антитәнчекләрнең булу-булмавын күрсәтә).


Фикер өстәү