Күктән булмаганга читтән көтәбез: корылык авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр артуга китермәсме?

Олысы да, кечесе дә борчыла. Быелгы корылык эре хуҗалыкларны да, кечеләрен авыр хәлдә калдырды. Татарстанның бары бер районында гына гадәттән тыш хәл режимы кертелмәде. «Татарстан Онлайн» тапшыруында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүгенге вазгыять турында сөйләде.

Татарстанда корылык буенча гомуми вазгыять ни хәлдә?

Үзебездә булмагач, читкә чыгарга туры килә. Марат Җәббаров сүзләренчә, бүген терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе – беренче урында:

– Яз айлары яхшыга өметләндерсә дә, аномаль эсселек үзенекен итте. Республиканың 42 районында корылык буенча гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу исемлеккә әлегә бары тик Чүпрәле генә керми калды. Республикада күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып әзерләдек. Бүген Татарстанның барлык районнары диярлек күрше төбәкләрдә терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль, моның өчен безгә җир бүленеп бирелде. Азык җитештерүчеләр алдында зур бурыч тора: без терлек санын ничек тә саклап калырга тиеш.

Яңгыр яуса, файдасы булырмы?

– Урып-җыю эшләре башланды, бөртекле культуралар өчен хәзерге яңгырларның файдасы булмаячак. Ләкин безнең кукуруз, көнбагыш, рапс бар, аларга әле азмы-күпме ярдәм итеп була. Вазгыятьне тулысынча үзгәртеп булмаса да, өметне өзмибез.

Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр ничек булыр?

– Бөртекле культураларны алсак, узган ел белән чагыштырганда, Россиядә җитештереләчәк ашлык күләме әллә ни кимемәс дип фаразлана. 2020 елда ил күләмендә бөртекле культуралар уңышы 133,5 млн тоннаны тәшкил итсә, быел 127 млн тонна җыеп алырга исәплибез. Ягъни Россия масштабында ашлыкка дефицит юк, димәк, бәяләрдә дә тотрыклылык сакланыр дип уйлыйбыз.

Яшелчәләр, аерым алганда, бәрәңге бәясе дә көзгә тотрыкланыр дип уйлыйм, чөнки быелгы уңыш узган елгыдан бик ким булмаячак (Татарстанда быел 3,5 мең га бәрәңге, 500 га тирәсе кәбестә, 600 га кишер һәм 266 га чөгендер чәнчелгән. – Ред.). Кагыйдә буларак, ел саен бу чорда республикада бәрәңге һәм, гомумән, яшелчә запаслары бетә. Гадәттә, запасларны көньяк төбәкләрдән кайтарылган азык-төлек белән тулыландыра идек, быел пандемия моңа да комачаулады. Ләкин шушы арада әлеге проблема да хәл ителер дип көтелә.

Корылык сөт тармагына да йогынты ясамый калмады. Бүгенгә сөтнең үзкыйммәте өч сумга арткан. Ләкин аның базарда тәкъдим ителәчәк бәясенең артуы бер сумнан да күбрәк булмаячак. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәм итә, федераль, төбәк программалары бар. Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Президент ярдәме белән, савым сыерларын киметмәс өчен, 350 млн сум акча бүлеп бирелде. Без сөт бәясен нәкъ шуның нәтиҗәсендә саклап кала алачакбыз.

Карабодайга аерым тукталмый булмас. Узган ел, коронавируслы вазгыятьнең иң тотрыксыз чагында, кибетләрдә карабодай бәясенең кисәк артуын күзәттек. Быел мондый хәл кабатланмаска тиеш, чөнки без дә, федераль үзәк тә базар бәяләрен инде хәзердән үк контрольдә тотабыз.

Шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм каралган?

– Шәхси хуҗалыкларга ярдәм программасына быел 416 млн сум акча каралган. Сөт тармагына – 50 млн сум, нәселле таналар алуга – 8 млн сум, өч яшьтән олырак бияләр асрауга – 8 млн сум. Савым сыерлары, бер яшьтән олырак кәҗәләр өчен – 350 млн сум. Дәүләт ярдәмен алу өчен гаризаларны электрон формада «Минем субсидияләр» программасы аша кабул итә башлаячакбыз. Ләкин әлеге ярдәм электрон хуҗалык китабында теркәлгән, банкротлык процедурасын үтмәгән, түләнмәгән салымнары булмаган һәм әлеге максат буенча республика бюджетыннан башка төр ярдәм алмаучы шәхси хуҗалыклар өчен генә каралган.

Бүген Татарстанда мелиорация системасы ничек эшли?

– Белгечләр быелгы вазгыятьне 2010 елдагы корылыктан да начаррак, дип бәяләгән иде. 2010 елдан башлап сугару системасы кертелгән җирләр 35 мең гектарга кадәр артты (сөрүлек җирләрнең гомуми мәйданы – 3,2 млн га. – Ред.). Моңа кадәр ул җирләрдә күбрәк яшелчә үстерелсә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче оешмалар терлек культураларын да дым белән тәэмин итүне оештырырга җыена.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү