Балалар лагерена 25 майга кадәр алынган юллама бәясенең яртысын кире кайтарыла

Хәтерләсәгез, 25 майдан балалар лагерьларына юллама бәясенең 50 процентын кире кайтару мөмкинлеге барлыкка килгән иде. Менә хәзер программа киңәйтелгән – 25 майга кадәр юнәтелгән юлламалар өчен дә кешбэк алырга мөмкин.

Бүгенгә бу программада Татарстаннан 84 лагерь катнаша. «Кешбэк программасы бик тиз эшли башлады. Татарстанда әлеге программа буенча 13 меңгә якын юллама сатып алынды инде. Аның шартлары буенча безгә күп кенә сораулар килә. Кешбэк юллама бәясеннән чыгып исәпләнелә. Килешүдә бәянең бер өлеше өстәмә хезмәт күрсәтүләр өчен (педагоглар эше, экскурсияләр һ.б.) икән, кызганычка, бу суммадан кешбэк кире кайтарылмый», – ди яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. Аның әйтүенчә, 25 майга кадәр сатып алынган юллама бәясенең 50 процентын кире кайтару өчен, Россия Дәүләт хезмәтләре порталында гариза тапшырырга, юллама сатып алу турында килешүне, түләү документларын һәм түләү картасы («Мир» картасы булырга тиеш) реквизитларын кертергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез: кешбэк шәһәр яны лагерьларына (мәктәп яны лагерьлары, палаткалы сменалар, шифаханәләр программага кертелмәгән) тулы бәясеннән сатып алынган юллама өчен генә кайтарыла. Бу җәһәттән теге яки бу сорау туган очракта «кайнар линия» телефонына (8(843)-207-28-73) шалтыратып белешергә мөмкин.


Фикер өстәү