М12 трассасы төзелешенә 40 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Россия Хөкүмәте Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тизйөрешле автомобиль юлы (М12) төзүгә 40 миллиард сумнан артыграк акча бирәчәк. Бу хакта РИА «Новости» Премьер-министр Михаил Мишустин сүзләренә таянып хәбәр итә. Аның әйтүенчә, федераль бюджеттан бу максатка барлыгы 53 миллиард сумнан артыграк акча җибәреләчәк.

Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  М12 юлы төзелешенең, Кама аръягы төбәгендә транспорт проблемасын хәл итеп, М7 юлындагы киеренкелекне киметәчәген белдергән иде.


Фикер өстәү