Алучысына  рәхәт… түләүчесе нишләр?

Соңгы арада акча мәсьәләсенә бәйле хәлләрне еш ишетергә туры килә. Йә финанс пирамидасы эшен туктатып, кешеләр кәкре каенны терәтә, йә кредит-микрозаймнар алганнар әҗәткә батып, буш кул белән кала. Зур күләмдә матди югалтулар, бөлгенлеккә төшү, үзеңне дә, туганнарыңны да авыр хәлдә калдыру – тиз килә торган акчага, җиңел табышка кызыгуның ачы җимешләре бу.

Сораган саен бирәләр?

«Үзеңә уңайлы булганда түлә», «Хәзер ал, аннан кайтарырсың», «Җитеш тормыш вәгъдә итәбез». Микрофинанс оешмалар шундыйрак «тәмле» сүзләр белән кызыктырырга ярата. Вәсвәсәгә кем каршы торыр икән?! Алган акчаны вакытында кайтарган очракта, артык зур сумма югалтмыйсың, анысы. Тик берәр сәбәп аркасында, түләү срогыннан калышсагыз, эшләр күңелсезрәк юнәлешкә таба борылмагае.

Шунысы да бар: микрофинанс оешмаларына хәзер күбрәк яшь буын мөрәҗәгать итә, ди. Илкүләм кредит тарихлары бюросы (НБКИ – Ред.) мәгълүматларына ышансаң, әҗәтле кешеләрнең 21 процентын 25 яшьтән яшьрәк затлар тәшкил итә. Яшь буынның бурычка бату сәбәпләре дип башка яшьтәшләр арасында кәттәрәк күренү теләге, шуның өчен кыйбатлы кием-салым, гаджет алу, башкалар алдында мактану, ата-анасының акча бирмәве яисә тәэмин итәргә мөмкинлеге булмавы, яшь буынның югары хезмәт хакы тәкъдим иткән эшкә урнаша алмавын атарга мөмкин.

Микрофинанс оешмалар ни өчен шулай популяр дигән сорауга, белгечләр халыкның финанс өлкәсендә белемнәре түбән булуын төп сәбәп итеп күрә. Андый оешмаларның максатчан аудиториясе – рекламага җиңел бирешә торган, керем һәм белем дәрәҗәсе түбән булган кешеләр. Кереме тормыш итәргә җиткән кешеләр, йомышы төшсә, банкка барачак, кредит рәсмиләштерәчәк бит.

Белгечләр әйтүенчә, коронавирус пандемиясе дә микрофинанс оешмаларга булган ихтыяҗны арттырган. Икътисади вазгыять кыенлашса, керем кимесә, эшсезләр саны артса да, беренчел ихтыяҗларга булган чыгымнар моңа карап кына бетмәде бит. Торак-коммуналь хезмәтләр, ипотека, кредит өчен түләүләр дә үз вакытында килде…

Микрофинанс оешмаларга йомыш төшә калса, микрозайм рәсмиләштергәндә шартнамә кәгазен җентекләп укырга һәм шунда ук ахыр чиктә күпме акча бирергә туры киләчәген исәпләргә киңәш ителә. Шуны да истән чыгармаска кирәк: микрофинанс оешмалар көненә 1 проценттан артык таләп итә алмый, ә барлык пеняларны һәм штрафларны исәпкә алганда, гомуми сумма займ суммасыннан ике тапкыр күбрәк чыгарга тиеш түгел.

Берне алып, бишне түләү

Кызганыч, микрозаймнар алырга тәвәккәлләгән кешеләрнең күзе «көненә 1 процент ставкасы» дигән сүзләргә генә игътибар итә шул. Елына 365 процент җыеласын уйламый, йә уйлап та, оныта…

Билгеле бер сәбәпләр аркасында исемен күрсәтмәгән әңгәмәдәшебез микрофинанс оешмасына рәхәт тормыштан мөрәҗәгать итмәгән, билгеле. «Бүген-иртәгә акча кирәк иде. Бер көндә генә акча эшләү мөмкинлеге дә, вакыт та юк чак. Займ тәкъдим иткән оешмага киттем. Чат саен ич алар. Акчаны алам да, көнендә үк кайтарам, дип хыялландым. Әмма анда безнең ише юләрләр эшләми шул», – дип сөйләде ул башыннан узганнарын.

Көнендә үк кайтарам дигәннәре озакка сузылган. Йә терминал эшләми, йә кабул итми, йә башка техник сәбәпләр. Ә бит көн саен процент та җыела тора дигән сүз. «Ничек түләп бетергәнемне искә дә төшерәсем килми. Миллионнар алган кешеләр гомумән тынычлап яши алмыйдыр», – ди ул.

Социаль челтәрләрдәге төркемдә бер ханым шушы ук мәсьәлә буенча улыннан зарланган. Займ алган акчасын алар түләп тора икән. «Ставка куя торган уеннарда уйный ул. Бик күпләп микрозаймнар алган. Түләп торабыз, алып тора. Нишләргә дә белгән юк», – дигән ханым. «Киңәш» бирүчеләр дә табылган: ата-ананың гамәлен малай баткан сазына саз өстәп тору белән чагыштырганнар.

Элек тә мондый хәлгә төшүчеләр турында еш сөйлиләр иде. Кризис чорында алар бермә-бер арта. Әҗәт тозагыннан котылыр чара тапмый, бурычлардан торган йөкне күтәрә алмыйча якты дөнья белән хушлашучылар да юк түгел. Кызганыч, башкаларның ачы тәҗрибәсен күпләр сабак буларак кабул итми.

Әҗәт белән яшәү – гадәт

Әҗәткә батмас өчен нишләргә? Микрофинанс оешмаларының эшчәнлеген туктату мөмкинме? Тиз кулга керә торган акчага кызыгучыларга аек акыл һәм сабырлыктан кала тагын нәрсә киңәш итәргә? Финанс белгече Ләйсән Харисова белән шушы сорауларга җавап эзләдек.

– Иң элек микрофинанс һәм микрокредит оешмалар арасындагы аерманы әйтеп үтикче.

– Микрофинанс оешмалары кешеләргә яисә оешмаларга әҗәткә акча биреп торучы оешма санала. Алар ике төргә бүленә. Беренчесе – микрофинанс компанияләре (МФК – Ред). Күпчелек вакытта бу федераль әһәмияткә ия булган оешмалар. Икенчесе – микрокредит оешмалар (МКК – Ред). МФКга күбрәк таләпләр каралган. Алар аудит-тикшерү узарга, Үзәк банкка еллык хисап тотарга тиеш. Ә МККга андый таләпләр юк. Тагын аермаларына килсәк, МФКны Үзәк банк күзәтү астында тота. МКК өчен бу аерым очракларда гына каралган.

– Банкларда кредит бирмәскә дә мөмкиннәр. Ә микрофинанс оешмаларда каршы килмиләр. Ни өчен шулай?

– Банктан кредит алу авыррак. Алар алдан кеше турында барлык мәгълүматны тикшерә, анализлый. Милкен, эш урынын, түли алырмы, юкмы – шуларны белешә. Микрофинанс оешмалары аның кадәр тикшереп тормый. Дөресрәге, тикшерәләр, әмма кыскача мәгълүматны гына. Кайбер микрофинанс оешмаларда кредит алучыны кеше түгел, компьютер гына тикшерә әле. Шуңа да алардан кредит алу күпкә уңайлы. Шуның нәтиҗәседер инде: микрофинанс оешмаларының клиентлары – төрле кешеләр. Монда хәмер белән мавыгучылар да, эшсезләр дә… Банклар Үзәк банк күзәтүе астында тора. Шуңа да килешүләр төзегәндә дә алар аны җентекләп эшли, чөнки зур хата ясасалар, аларга лицензиядән баш тартулары да бар. Кеше вакытында түләмәсә, кешене судка бирәләр. Ә микрофинанс оешмаларына килгәндә, аларның күпчелеген СРО (Саморегулируемая организация – Ред.) контрольдә тота. Шул рәвешле, күзәтчелек булмагач, алар үзләренә күп нәрсәне рөхсәт итә. Килешүләрне дөрес төземи, процентларны югары куя һәм башкасы.

– Тиз арада алган кредитлар нәрсәсе белән куркыныч?

– Иң элек – югары процент күрсәткечләре. Шулар аркасында күпләр вакытында кредитын яба алмый. Акча алганда күпчелек моңа игътибар итми, аларга тиз арада акча гына кирәк. Барысына риза, процентларны карап торыш юк инде ул. Чынлыкта исә алган сумма белән процент суммасын чагыштырсаң, икенчесе бик югары булырга мөмкин. Тагын бер аяныч ягы: микрофинанс оешмалары күп очракта судка түгел, коллекторларга мөрәҗәгать итә. Ә алар белән эшләү – үзе бер куркыныч. Бу кешенең психикасына бәрергә мөмкин. Алар көчле басым ясый.

– Банклар еш кына бик күп кәгазь-белешмәләр җыярга сорый. Ә микрофинанс, займ бирүче оешмаларда аларның берсе дә кирәкми. Моны ничек аңларга?

– Банк үзен ниндидер дәрәҗәдә иминиятләштерергә тели, кредит алучы түли алырмы-юкмы, ачыклый, шуңа да белешмәләр җыюны таләп итә. Бу беркадәр банкның абруен саклау өчен дә кирәк. Микрофинанс оешмалар белән чагыштырганда, банк кредитны раслаганчы ничә көн үтәргә мөмкин әле. Ә инде микрофинанс оешмаларның андый мәшәкате юк. Көнендә үк кредит бирәләр.

– Микрофинанс оешмаларны тыю мөмкинме?

– Тулысынча тыеп була дип уйламыйм. Алар үз эшчәнлеген закон нигезендә алып бара. Бернинди кимчелекләре булмаганда, алар тыныч кына эшчәнлеген дәвам итә ала. Тыю гына түгел, алар үзләре дә тыела алмый бит. Ихтыяҗ барда, тәкъдиме дә чыгып торачак.

– Тиз алына торган акчага кызыгучыларга нинди киңәш бирер идегез?

– Шуны аңласак иде: бушлай сыр капкында гына була. Әҗәткә яшәүне туктатырга кирәк, чөнки бу гадәткә кереп китәчәк. Аннан бу тозактан чыгып булмый. Күпләр бер кредитны ала да, шуны капларга дип, яңасын рәсмиләштерә. Өченчесен, дүртенчесен… Микрозаймнар белән мавыкмаска киңәш итәр идем. Соңгы арада финанс пирамидалары турында сүз күп булды. Җитмәсә, шул пирамидага керү өчен, күпләр кредит ала. Нәтиҗәдә, бу акча «яна». Шикле инвестицияләргә акча кертү тыела. Финанс белемен арттырырга, «финанс мендәре»н булдырырга киңәш итәм.

Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, илдә 1263 микрофинанс оешмасы эшли.

2020 елда Россиядә микрозайм алу һәм микрофинанс оешмаларга булган бурыч күләме буенча да рекорд куелган иде. Узган елның декабрендә генә дә 1,98 млн кешегә займ бирелгән. Декабрьдә микрозаймнарга ихтыяҗ гына түгел, биргән сумма күләме дә арткан: займның уртачасы 14,5 мең сумны тәшкил иткән. Займның гомуми күләме исә 28,7 млрд сумга җиткән.

Бушлай сырга кызыгып…

Акча турында сүз чыккан икән, соңгы арада телдән төшмәгән финанс пирамидасы мәсьәләләренә дә кагылып үтү дөрес булыр. Татарстан прокуратурасы һәм Россия Үзәк банкы вәкилләре ни өчен пирамидаларны ачыклау һәм аларның эшен туктатуның катлаулы булуын аңлатты, алданмас өчен киңәшләрен бирде.

Нурания Хәйруллина, Россия банкының Татарстан буенча Милли банк бүлеге идарәчесе урынбасары:
Хәзерге пирамидалар элеккеләрдән (мәсәлән, МММ – Ред.) аерыла. Яшьләрне җәлеп итү өчен мошенниклар заманадан калышмаска өйрәнде. Мәсәлән, шул ук криптовалюта. Җинаятьчеләр токеннар (янәсе криптовалюта берәмлеге – Ред.) рәвешендә «һава» сата. Бу – аңлаешсыз сайтлардагы бернәрсә дә аңлатмаган саннар, кешеләр шуның өчен акча түли. Финанс пирамидасының төп үзлекләрен карыйк. Болар: Россия Үзәк банкы лицензиясе булмау; зур табыш вәгъдә итү; интернет һәм мәгълүмат чараларындагы актив реклама; аңлаешсыз табыш алу схемасы; «челтәрле маркетинг» тибында төзелгән бизнес; сайтларында элемтә өчен контактлар булмау; расланмаган инвестицияләр. Компанияне өстәмә тикшерү өчен юридик затларның дәүләт реестрындагы (ЕГРЮЛ – Ред.) һәм Федераль салым инспекциясе сайтындагы мәгълүматларны өйрәнергә тәкъдим итәбез. Еш кына оешманың акча җыярга бер көн кала ачылган, ә устав капиталы (компанияне оештырганда милекчеләр яки гамәлгә куючылары керткән сумма күләме. – Ред.) булмавы яисә аз күләмдә булуы ачыклана. Бу инде кешедә шик уятырга тиеш.

Юлия Наумова, Татарстан Прокуроры урынбасары:

Әгәр дә кеше шулай да финанс пирамидасы корбаны булган икән, мөмкин кадәр тизрәк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул вакытта компаниягә карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылачак. Социаль челтәрләрдә башка зыян күрүчеләрне табарга һәм уртак дәгъва (коллективный иск – Ред.) белән мөрәҗәгать итәргә була. Бу күпкә нәтиҗәлерәк тә. Алданган кеше никадәр иртәрәк гариза язса, хокук саклаучылар алдакчы структураны шулкадәр тизрәк ачыклый алачак. Гаризада сез пирамидага ничек җәлеп ителүегезне, зыян күләмен, мәгълүматны раслый алырдай язмаларны, барлык документларны күрсәтү сорала.

 Бурыч, әҗәтне түләрлек чама калмаганда, төшенкелеккә бирелмәс өчен укыр өчен ДОГА:

«Аллааһүммә, икфинии би хәләәликә гән хәраамик, вә әгънинии би фадликә гам мән сивәәк».

Мәгънәсе: Аллаһым, рөхсәт ителгән (хәләл) гамәлләр тыйганнарыңнан (хәрам) сакласа иде, һәм мине Үзеңә генә бурычлы итсәң иде.

Чулпан Гарифуллина

Фото: kzn.ru


Фикер өстәү