Казан кибетендә сатып алынган помидор «монстрга» әверелгән

Казанда яшәүче Елена Новикова сәер күренешкә тап булган. Ул җирле кибетләрнең берсеннән помидор сатып алганн. Аның бер өлешеннән салат ясап гаиләсен туендырган, ә калганын тәрәзә төбенә куйган.

Берничә көннән әлеге помидорларда сәер үзгәрешләр башланган, дип яза kazanfirst.ru.

– Яшелчәдә ниндидер сәер калкулыклар барлыкка килде, карап торышка кыяфәте күңел кайтаргыч иде. Икенче көнне помидорда бер үсенте тишелеп чыкты, аның артыннан икенчесе, өченчесе, — ди Елена.

Помидорны кисеп караганнан соң үсентеләрнең бер тамырдан үсүе ачыкланган. Сәер хәл шаһите булган хатын аны гаиләсе белән ашаган булуына борчыла. Елена Новиковага томатка экспертиза ясатырга киңәш иткәннәр.

Фото социаль челтәрдән алынды


Фикер өстәү