Ферритин: югары булуы да, түбәнәюе дә хәтәр

Хәлсезлек, йокымсырау, чәч коелу кебек билгеләр борчыганда тизрәк гемоглобинны тикшертергә ашыгабыз. Анемия башланмаганмы, янәсе. Белгечләр исә андый чакта, иң беренче чиратта, ферритинны тикшертергә киңәш итә. Аның түбән булуы гемоглобин төшүгә караганда да куркынычрак, ди алар. Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина белән әнә шул күпләр өчен билгесез ферритин турында сөйләшәбез.

Нидән гыйбарәт? Ферритин – составында тимер булган аксым. Икенче төрле аны тимер сандыгы дисәк тә була. Организм шушы матдәгә кытлык кичергәндә аны ферритиннан ала.

Гемоглобиннан нәрсәсе белән аерыла? Гемоглобин – шулай ук тимергә бай аксым. Әмма ферритиннан аермалы буларак, ул организмны кислород белән дә баета. Организмга тимер җитмәгәндә, кешенең гемоглобины түбән була. Әмма тимер запасы тупланган ферритинда бу матдә җитәрлек  булмаса, гемоглобин аны каян алсын? Кеше организмы, гемоглобины нормада булса да, тимергә кытлык кичерергә мөмкин. Шуңа күрә иң беренче чиратта ферритинны тикшертергә кирәк. Ул төшкән булса, кешедә анемия башланырга мөмкин.

Югары булуы куркынычракмы? Түбән булуыннан куркыргамы? Ферритин һәм гемоглобинның артык түбән булуы да, артык югары булуы да куркыныч. Бу организмда тискәре үзгәрешләр башлануы турында сөйли. Ферритин түбән булганда, әйткәнемчә, организмда тимер запасы кими. Бу исә гемоглобинның кимүенә китерә. Күзәнәкләр кислородка кытлык кичерә башлый. Андый чакта кеше үзендә хәлсезлек сизә, башы әйләнә, чәче коела, тәм тоюы үзгәрә, тән тиресе корый, төссезләнә, тырнаклар катламлана, гел йокы килә. Ферритин югары булган кешеләргә дә тынычланырга кирәкми. Ник дигәндә, ферритин организмда ялкынсыну күзәтелгәндә дә күтәрелергә мөмкин. Хроник авырулары булган, ревматоидтан, яман шештән интеккән, бавыры авырткан кешеләрнең дә ферритины югары була.

Ферритинның нормадан түбән булуына ниләр йогынты ясый? Ашказаны, эчәк авыртулары вакытында тимер начар үзләштерелә. Димәк, кандагы ферритин дәрәҗәсе дә түбән булачак. Организм тимерне чамадан тыш яхшы үзләштерсә, ул теге яки бу әгъзада тупланып, аңа, киресенчә, зыян салырга мөмкин. Сидек, тын юлларында ялкынсыну күзәтелгәндә, аутоиммун чирләр вакытында ферритин дәрәҗәсе үзгәрәчәк. Бавыр, калкансыман бизе дөрес эшләмәгән кешенең ферритины түбән була. Ямаш шеш вакытында исә аның күләме, киресенчә, чамадан тыш артып китә.

Коронавирус белән авырганда ферритин ничек үзгәрә? Коронавирус, организмга эләккәч, иң беренче чиратта ялкынсыну китереп чыгара. Шуңа күрә әлеге чир белән авыручыларның ферритины арта. Коронавирус билгеләре зуррак, чир катлаулырак формада булган саен, кандагы ферритин күләме дә арта бара. Шуңа бу чирдән өзлегү (осложнение) ихтималы да арта.

Ферритинны ничек тикшертергә? Моның өчен махсус кан анализы тапшырырга кирәк. Әмма бу очракта гомуми кан анализы да тапшырырга киңәш итәр идем. Ферритин күрсәткечләре нормада булмаса, аны гемоглобин күрсәткечләре белән чагыштырып карарга кирәк. Бары шул очракта гына аның анемия сәбәплеме яки организмда ялкынсыну аркасындамы нормада булмавын төгәл ачыклап булачак.

Ничек тукланырга? Ферритин, гемоглобин бик түбән булганда, иң беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый чакта эчәргә тиешле даруларны фәкать ул гына билгеләргә тиеш. Ферритин һәм гемоглобины түбән булган кешеләргә ит, бавыр ашарга киңәш ителә. Алар аша организм тимернең 30 процентын үзләштерә. Соя, борчак, ясмык кебек кузаклыларда, карабодай боткасы, алма да тимергә бай. Шунысын да истә тотарга кирәк: сөт ризыклары организмга тимерне үзләштерергә комачаулый. Шуңа күрә кандагы ферритин, гемоглобин дәрәҗәсе түбән булган кешеләргә сөт ризыкларыннан баш тартырга кирәк. Чәй, каһвә, исерткеч эчемлекләрдән дә баш тарту хәерле. Ашаганнан соң сок, компот эчеп куюдан да яхшысы юк. Алардагы С витамины, аскорбин кислотасы тимерне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.

Ферритин нормасы

Яшь Ферритин дәрәҗәсе (мкг/л)
1–2 ай 200–600
2–5 ай 50–200
5 ай – 15 яшь 7–140
Хатын-кызлар 10–120
Ир-атлар 20–250

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү