Риман Гыйлемханов: «Бәлки, оятыбызга көч килер дә, хатыннар итәгенә тагылып йөрүдән туктап, ирлек вазыйфаларына тотынырбыз»

Бер булган хәлне сөйлим. Аны бер дустымнан ишеттем, әмма, ул телдән-телгә, колактан-колакка күчеп йөргән гайбәт түгел. Шуңа күрә кешеләрнең исемнәрен генә түгел, милләтләрен дә атамыйм.

Бездә Урта Азия илләренннән килеп эшләүчеләр бихисап һәм аларны заманча «гастарбайтер» дип атыйбыз. Немец сүзе ул, сүзен-сүзгә тәрҗемә итсәк, «кунак-эшче» дигәнне аңлата. Ягъни чакырылган эшче була инде.

Татарстанның бер районында Урта Азиядән килгән бер гастарбайтер бер хатын белән чуалып, боларның балалары туа. Теге хатын бик йөремсәк була, салгаларга да ярата. Ә баланы нишләтергә соң? Эчкече хатын бала тәрбияли алмаячак. Шуннан соң гастарбайтер Урта Азиядә яшәүче хатынына хат яза, гафу үтенгәндерме, юкмы, анысын белмим, әмма әлеге хәл турында берни дә яшерми яза ул. Бераз вакыт узгач, хатыныннан хат килә.  «Кайтып күземә күренәсе дә булма!» дип язгандыр дип уйласагыз, төптән ялгышасыз. Хатыны «Бер җай табып баланы кайтар, сигез бала янына тугызынчысы да сыяр, бергә үсәрләр» кебегрәк сүзләр язган була. Сез инде, баланы кайтарган микән, дип тә кызыксынырсыз. Кайтарган ул аны, баланың үз анасы рәхәтләнеп «отказ» язган ди.

Мөселман илләренең үз законнары, үз традицияләре, үз яшәү рәвешләре  шул. Ир кешенең төп вазыйфасы акча эшләү, гаилә асрау булса, хатын-кызныкы – бала табу, бала тәрбияләү. Совет власте гүзәл затларга ирләр белән тигез хокук биреп калдырса да, мөселман илләрендә гаилә мөнәсәбәтләре бүген дә әллә ни үзгәрмәде. Бу хакта Колхоз базарында җимеш сатучы дуслардан үземнең дә сораган бар. Балалар ишле булгач, хатын-кыз чыннан да эшкә атлыгып тормый икән. Барын да ир эшләп табарга тиеш.

Бездә исә хәлләр башкача. Бүген хатын-кызлар белән рольләрне алыштык кебек. Гамил Авзалның «Матриархат» дигән хикәясендәге кебек, хатын-кыз баш та, хатын-кыз түш тә хәзер. Еракка китәсе юк, безнең редакциягә генә килегез! Хәер, бездә генә түгел, безнең белән бер катта урнашкан «Республика Татарстан» газетасында да, нигездә, хатын-кызлар гына эшли. Үзебезне, ягъни «ВТ»да калган ике-өч бөртек ир журналистны тавык кетәклегендә исән калган карт әтәчләр белән чагыштырып, көлешкән булабыз. Юкса, утырып еларга тиешбез. Журналистлыкка укырга егетләр килмәвен: «Бу һөнәр белән гаилә алып барып булмый», – дип аңлатучылар бар үзе. Ә безнең уңган-булган, берсеннән-берсе сөйкемле кызларыбыз: «Риман абый, хәзер дөньяда юньле-рәтле ирләр калмады бит, гаилә корудан да куркалар. Кияүгә чыгарлык бер юньле егет табып бир әле!» – диләр.

Каян табыйм соң? Эх, яшьрәк чакларым булса… Әстәгъфирулла, хатын ишетмәсен тагын, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым.

Ә бит чынлап торып уйлаганда, кайчак җәмгыятьтән матриархат исләре килеп киткәндәй була. Бүген демографик вазгыятьне яхшырту турында сөйләүдән туктаган юк һәм… әллә ни нәтиҗәсе дә юк. Бүген бөтен дөньясы әллә кая бара.

Демократия «чәчәк аткан» илләрдә бер җенесле гаилә кору, кешегә җенес сайлау мөмкинлеге булдыру турында сөйлиләр. Әгәр сөйләүләр тормышка ашса, киләчәктә нинди җәмгыять барлыкка килер икән? Патриархаты-матриархаты булган инде, монысы нинди булыр икән?

Яңадан мөселман илләреннән килгән гастарбайтерлар искә төште. Безгә үзләре белән кайбер күркәм гадәтләрне дә алып килсеннәр иде. Ә, бәлки, алар иленә үзебезгә барып яшәп караргадыр? Ошамаса, кире кайтырбыз тагын.

Мин инде үзем болай уйлыйм: бу дөньяда һәр җан иясе үзенең вазыйфалары белән яратылган, һәрберсенең үз урыны бар. Без табигать законнарын бозарга тиеш түгелдер. Бүген һич югы матриархат яшәсен! Тора-бара, бәлки, оятыбызга көч килер дә, хатыннар итәгенә тагылып йөрүдән туктап, ирлек вазыйфаларына тотынырбыз, җәмгыять күзәнәге булган ныклы гаиләләр төзербез, балалар санын арттыру буенча да җиң сызганып эшләрбез. Хатыннар каршы килмәс, алар, әнә, кеше баласын тәрбияләргә дә риза бит. Бәлки, тора-бара патриархатка да күчелмәсме дим, чөнки бүгенгечә генә яшәп булмас кебек. Үзегез аңлыйсыз инде, аптыраганнан әйтү.

 Риман Гыйлемханов

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү