Мәчеттән миллиард сум урларга җыенган ирләрнең эше судка җибәрелгән

Казанда һәм Лаеш районында яшәүче биш кешегә карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, алар узган елның 25 июне төнендә Мамадыш районы Ишки авылы мәчетендә 70 яшьлек дин әһеленә һөҗүм иткәннәр. Аның кул-аякларын бәйләп, башына капчык кидерткәннәр һәм сәгать ярым машинада тотканнар. Шул арада имамнан талап алынган ачкыч белән мәчеткә кергәннәр.

Биредә алар 1 миллиард сум акча булырга тиеш дип уйлаганнар. Әмма акча таба алмыйча, ресивер (тавыш көчәйткеч җиһаз) гына урлап чыкканнар. Шуннан, дин әһелен җибәреп, үзләре качканнар.

Мәчет талап, тиз генә баерга уйлаган ир-атларның берсе җинаять кылуын өлешчә таныган, калган икесе – танымаган. Сүз уңаеннан, өчесенең дә моңа кадәр да җинаять җаваплылыгына тартылган булуын әйтеп үтик. Җинаять эше судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү