Алсу Камалетдинова: «Язмышыма үпкәм калмады»

 Апас районының Каратун бистәсендә гомер итүче 54 яшьлек Алсу апаны язмыш ничек кенә сынамый. Бер авыруы артыннан икенчесе баш күтәрә. Хәлдән таеп, көче бетеп егылган чаклары да була аның. Әмма яшәү теләге җиңә. Бар авырлыкларны онытып, Алсу апа күңелен эш белән юата. Шулай итеп, сызланулар онытылып тора.

– Ике яшемә кадәр сау-сәламәт бала булганмын. Шуннан соң мине көзән җыера башлый. Өянәкләрем еш кабатлана. Эпилепсия авыруы килеп чыга. Хәзер инде элеккеге төсле өянәкләрем борчымаса да, сызлауларым бар. Әнә шунысы йөрәгемә тия. Шуңа да гел дарулар эчеп торам, – ди ул. – Быел кулымны сындырган идем. Озак төзәлә. Иммунитетым төшеп беткәнгәдер инде, әкрен савыгам. Тик кулым авырта дип тормыйм, кул эшләренә тотындым инде.

Алсу ханымның шөгыльләре күп.  Кечкенәдән гөлләр үстерү белән мавыга. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, чәчәкче-декоратор булам, дип документларын да тапшыра. Теләге шушы юнәлеш буенча укырга керү була. Әмма сәламәтлеге какшап китеп, укырга бара алмый кала. Училищедагылар килер дип көтәләр әле. Укулар башланып, берничә ай узгач кына документын кире җибәрәләр.

– Күңелемдәге гомерлек үкенечем шул минем. Чәчәк үстерүче буласым килгән иде. Әмма язмыштан узып буламы соң… Тәкъдиремә риза булып яшәргә туры килде. Кечкенәдән догалар өйрәнү үзенекен итте. Борчылган чакларда сүрәләр укып, җаныма тынычлык таптым. 28 яшемдә дин юлына бастым. Гарәпчә укырга, язарга өйрәндем, – ди Алсу апа. – Чәчәкне мин хәзер бакчамда үстерәм. Аларга карагач, күңелемә рәхәт булып китә. Бакчамда барлык яшелчәләр үсә. Эшне ашыгып эшләмим. Хәлем җиткәнче казынам да, аннан соң ял итәм. Башкача мөмкин дә түгел. Сәламәтлегем чамалы булгач, үз-үземне саклап кына яшим. Өйдә йөргәндә аруны сизмим, районга барып кайтсам, бик талчыгам инде.

Алсу апаның өй эчен үзенең кул эшләре бизи. Алар арасында ни генә юк. Урындык җәймәләре дә күзне иркәли, шәлләреннән күңел җылысы бөркелә.

– Бәйләргә мәктәптә укыганда өйрәнгән идем. Тормышта кирәге чыкты. Хәзер инде бәйләмичә тора алмыйм. Кулым авырткач, элмәкләп бәйләүне булдыра алмыйм, әмма энә тота алам. Башмаклар бәйлим. Аларын кешеләргә дә өләшәм. Кич белән телевизор карарга дип утырам да, рәхәтләнеп бәйлим. Эшләремә таләпчән дә әле мин. Берәр ошамаган җире булса, кире сүтәм.

Алсу апаның абыйсы һәм энесе бар. Ул абыйсы Таһир белән яши.  Әтиләре – 12, әнисе 5 ел элек вафат булган.

– Югалтуларны күтәрү җиңел булмады. Догалар укып кына хәсрәтемне җиңеләйттем. Дин юлында булуым ярдәм итте. Әти-әниемнең рухлары шат булсын, – ди ул. –  Кайчак язмыш сынауларыннан арып та китәм. Әмма остабикәбез мине тынычландыра. Күңелеңне төшермә, яшәвеңә сөен, ди. Аллаһы Тәгалә яратканына сынау бирермен дигән бит.  Шуны уйлыйм да,  тормышыма шөкер кылам. Аякларым йөргәнгә, күзләрем күргәнгә, колакларым ишеткәнгә сөенәм. Язмышыма инде үпкәм калмады.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Алсу Камалетдинова: «Язмышыма үпкәм калмады»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү