Яңа паспорт алу җиңеләя

 Россия Хөкүмәте алыштырылырга тиешле паспортларның гамәлдә булу вакытын озайткан. Шул ук вакытта яңасын рәсмиләштерү срогы берничә тапкыр киметелгән.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 20 һәм 45 яшькә җитүчеләр өчен паспорт алыштыру вакытын озайтып, аны 90 көнгә  җиткергән. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, 20 яки 45 яшен тутыручы шундук паспортын алыштырырга тиеш иде. Яңа паспорт алу чорына – 10–30 көнгә вакытлыча таныклык бирелде. Әмма мондый документ белән, мисалга, банктан кредит алып та, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп тә булмый иде. Яңа карар кешеләрне мондый уңайсызлыклардан коткарачак.

Хәзер 20 яки 45 яшькә җитүчеләрнең паспортлары яңасын рәсмиләштергәнче (90 көн эчендә) гамәлдә булачак. Ягъни туган көннән соң документны ашыгыч төстә алыштырырга туры килмәячәк. Шул ук вакытта яңа паспорт рәсмиләштерү вакыты берничә тапкыр кыскартыла: хәзер бу 5 эш көненнән артмаячак (моңа кадәр документлар яшәү урыны буенча тапшырылганда – 10 көн, калган очракларда – 30 көн иде).


Фикер өстәү