«Спутник» бар, ә халыкның «КовиВак»ка булган кызыксынуын аңламыйм»

Антитәнчекләрнең күплеге прививка ясатмаска ярый дигән сүз түгел. Белгечләр аның санына карамаска куша. Бигрәк тә чирнең кискен арту чорында. Татарстанда, узган ай белән чагыштырганда, коронавирус белән чирләүчеләр 60 процентка арткан. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор белгечләре чирне җиңүнең бердәнбер юлы вакцина кадату икәнен кабат искә төшерде. Вакцина димәктән, анысы да урыны-урыны белән җитми, ди…

Республикада барлыгы 709203 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. 459289 кеше икенче дозасын алган. Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре кайбер урыннарда вакцина җитмәвен дә әйтә.

– Тик бу вакцинацияне туктату дигән сүз түгел әле. Вакцинаны кайтарту буенча берникадәр өзлеклелек бар. Бүген йә иртәгә чираттагы партия складларга кайтачак, республика буенча бөтен вакцина ясату пунктларына таратылачак. Халык аңлап кабул итсен иде, – дип ышандырды Татарстанның cәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. 50 меңләп доза кайтырга тиеш, дип искәртте белгеч.

Казанның вакцина ясату буенча ике пунктында хәзерге вакытта прививка дозалары бөтенләй юк икән. Бу – «Южный» һәм «Мега» сәүдә үзәкләрендәге пунктлар.

Владимир Жаворонков әйтүенчә, хәзер яшьләр арасында вакцина ясатучылар саны да арткан. «Тик менә өлкән буын туганнарын, әби-бабасын, әти-әнисен прививка кадатырга ник алып килми икән соң алар?» – ди министр урынбасары.

Владимир Жаворонков үзен гаҗәпләндергән тагын бер күренешкә дә игътибар итми калмады. Белгеч халыкның «КовиВак» вакцинасына булган ихтыяҗын аңламый икән.

– «Спутник V» бар, ул даими кайтартыла. Халыкның «КовиВак»ка булган кызыксынуын аңламыйм. Хәзер алар сайлау алдында тора: йә берничә ай көтәргә, йә «Спутник V» кадатырга… Минемчә, «Спутник V» вакцинасын ясату «КовиВак»ны көтеп, үзеңне куркыныч астына куюга караганда дөресрәк булыр, – диде ул.

Антитәнчекләр күрсәткечен санап тормыйча, вакцина ясатырга тәвәккәлләргә киңәш итәләр. «Хәзерге вакытта вакцина ясатмаска дигән антитәнчекләр чиге юк. Күләменә карамастан, прививка кадатырга кирәк», – ди Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина. Аның әйтүенчә, бу айда чир йоктыручылар саны да арткан. Республикада «британ штаммы»н йоктырган – 32, «һинд штаммы» ачыкланган 41 кеше бар.

Чир димәктән, хәзер коронавирус белән авырып терелүчеләр өчен тирәнтен диспансеризация каралган. Ул берничә анализ тапшыру, сулыш функцияләрен тикшерү, кан оешуын контрольдә тоту һәм башка күп кенә мөһим процедураларны күздә тота. Диспансеризация узу өчен, чирдән соң сәламәтләнеп, ике ай узгач, медицина оешмаларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Россия медицинасының мөмкинлекләре илдә коронавирус аркасында яңа локдаун кертергә юл куймый. Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, хәзерге эпидемиологик хәлне бәяләп, шулай дип белдерде.

– Бу безгә икътисади чикләүләрсез, илебезне локдаунга кертмичә, икътисади процессны туктатмыйча алга таба барырга мөмкинлек бирә. Россия коронавирусның «беренче дулкын»ын күп кенә Европа илләренә караганда да яхшырак узды, – диде ул.

Искәртеп үтик: шушы көннәрдә «Яблоко» партиясе рәисе Николай Рыбаков Россия Президентына коронавирустан үлүчеләр саны артуы аркасында илдә түләүле эшләми торган көннәр кертүен сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү