Юл буенда кала һәйкәлләр… Аварияләр саны нишләп арта?

Чабышкы атыдай томырылып чапкан бер мәлдә, юл буенда утырып калган һәйкәлләргә күз төшә дә йөрәк жу итеп китә. Күпме гомерләр өзелгән биредә! Соңгы арада республика юлларында озатып калган һәйкәлләр саны бигрәк тә артып китте кебек. Шулай булмыйча, июнь аенда гына да Татарстан юлларында 30 кешенең гомере өзелгән бит! Республика юлларындагы фаҗигаләр саны нишләп шулкадәр зур тизлек белән арта?

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртыеллыгында республика юлларында барлыгы 1581 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 116 кешенең гомере өзелгән, 1958 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Июнь аенда теркәлгән 319 юл һәлакәтендә генә дә 30 кешенең (!) гомере өзелгән. «Юл һәлакәтләре, нигездә, тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, җәяүлене бәрдерү аркасында килеп чыга», – диелә ЮХИДИ идарәсе хәбәрендә.

Ашыкканда аны-моны уйлап тормыйча кагыйдә бозу галәмәтеме бу? Күрәчәкме? Әллә инде гаеп юллардамы? Россия Автомобильчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин фикеренчә, Татарстанда һәлакәтләр саны артуга ЮХИДИ хезмәткәрләренең юлларда торган саен сирәгрәк күренүе дә сәбәпче.

– Камераларга өстенлек биреп, эшләп торган инспекторлар санын кыскартканнан соң, юлларда контроль кимеде, кагыйдә бозган машина йөртүчеләр дә җәзасыз калып, иркенләп яши бирә. Шуңа күрә инспекторларны кабат юлларга кайтарырга кирәк. Әмма бу атнага бер тапкыр оештырылган рейд рәвешендә генә булмасын. Алар юлларда көн саен торсын, – ди Рамил Хәйруллин. – Дөрес, камераларга да ышаныч зур. Әмма алар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә эшләгәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булачак. Кеше штраф килгәнне бер ай көтмәсен, җәзасын кагыйдә бозган урында ук алсын иде. Ягъни камера теркәгән кагыйдә бозу очрагы шундук ЮХИДИ инспекторларына тапшырылып, машина йөртүче көнендә үк җәзасын алырлык булсын.

ЮХИДИ идарәсендә исә юлда инспекторлар җитми дигән фикер белән килешмиләр. «Юлдагы ЮХИДИ хезмәткәрләре саны кимемәде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен юлга чыгаруның мәҗбүри нормалары бар. Бу таләпләр һәрчак үтәлә. Юл һәлакәтләрен теркәүче бер генә фото-видео җиһаз да юлдагы инспекторларны алмаштыра алмаячак. Һәлакәтләр санын киметү өчен юлларда өстәмә рейдлар уздырылачак, юлда эшләүче инспекторлар саны бермә-бер артачак», – дип ышандыралар идарәдә.

Камера димәктән, Рамил Хәйруллин аларны тагын да камилләштерү яклы. Яшерен-батырын түгел, ничек кенә мактасалар да, республика юлларындагы камералар, күп дигәндә, дүрт төрле юл кагыйдәсен бозу очрагын гына «күрә». «Һәлакәтләр санын киметү өчен исә камераларның Мәскәүдәге кебек 30–40 төрле кагыйдә бозу очрагын теркәве кирәк», – ди Россия Автомобильчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге башлыгы.

Казан – Арча юлы  иң хәтәре

Ашаган белми, тураган белә, ди халык. Юллардагы чын вазгыятьне дә бөтен гомерен юлда уздырган кеше генә тулысынча күзаллый. Ерак юлларга йөреп эшләүче Саба районы егете, «Инстаграм»да күпләргә татар «дальнобое» буларак таныш блогер Назыйм Галимов та юлдагы ЮХИДИ хезмәткәрләрен сагынучылар фикере белән килешми.

– Миңа калса, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре үк юлларда һәлакәтләр килеп чыгуга этәргеч бирә. Шәхсән без – зур йөк машинасы йөртүчеләрне – алар кайда туры килсә, шунда туктаталар. Юл кырые, юллар тар… Тау менәсеңме син, тау төшәсеңме – аны уйлаган кеше юк. Башкортстан якларында йөргәндә кыш буе шулай теләсә кайда туктатып үзәккә үттеләр. Туктаткан саен: «Сез нишләп мине бу урында туктатасыз? Монда бит туктарга ярамый. Монда мине уза алмыйлар», – дия идем. Каршыга колонна булып өелеп йөк машиналары килә. Минем машинаның яртысы юл кырыена чыга, яртысы асфальтта кала. Башка машиналар мине уза алмый. Юл һәлакәте килеп чыгарга менә дигән инде. Әмма ЮХИДИ инспекторларына анысы мөһим түгел. Аларга туктатып, нәрсәдән дә булса гаеп табып, беркетмә төзү мөһимрәк. Бу очракта алар күзгә юлда тәртип саклаучы буларак түгел, ә үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы кебек күренә, – ди тәҗрибәле машина йөртүче.

Назыйм Галимов җәйгә чыгу белән башланган ремонт эшләре дә юл һәлакәтләре санын арттыра дигән фикердә. «Шушы ремонт аркасында юлларда бик зур «бөке»ләр җыела. Моңа тыныч караучылар да, үзләрен агрессив тотучылар да бар. «Бөке»дә утырасы килмичә, төрле яклатып уза башлыйлар. Шул рәвешле алар үзләрен генә түгел, юлда йөрүче башка кешеләрне дә куркыныч астына куя», – ди ул.

Рульгә утырганнан бирле миллион чакрымнан артык юл үткән Назыйм Галимов Татарстанның гына түгел, чит төбәк юлларын да биш бармагы кебек белә. Республикадагы иң куркыныч юл дип Арча – Казан арасын атый ул.

– Казанда һәм башкалага якын районнарда машина йөртүчеләр бик агрессив йөриләр. Арча – Казан юлы аеруча куркыныч. Ничә чакрымнар йөргән шофер булсам да, ул юлдагы кыланмышлардан чәчләрем үрә тора. Иң тыныч машина йөртүчеләр исә Мәскәүдә яши. Андагы юллар да бик яхшы хәлдә. Юлларның төзеклеге ягыннан Татарстан да башка төбәкләрдән аерылып тора, – ди Саба егете.

Тәҗрибәле машина йөртүче юлдагы һәлакәтләр санын арттырган тагын бер зур сәбәпне атый. Машинага, бигрәк тә йөк машинасына тәҗрибәсе булмаган кешеләрнең утыруына борчыла ул. «Мин элегрәк эшләгән фирмада берара: «Тәҗрибәсе булмаган машина йөртүчеләрне җыябыз», – дигән хәбәр тарата башладылар. Күз алдына китерегез: зур йөк машинасына бернинди тәҗрибәсе булмаган йөртүче алалар! Йөк машинасын йөртү  җиңел машинада җилдерү генә түгел бит ул. Алар тизлекне бик озак җыя һәм бик озак туктый. Яңа гына рульгә утырган кеше моны исәпкә алмый. Шунлыктан «обгон»га чыккан очракта да еш кына үз полосасына кайтып өлгерә алмый. Каршыңа берәр машина килеп чыкса, йөк машинасын тиз генә туктатып та булмый. Поезд белән бер ул. Йөк машинасы белән бәйле юл һәлакәтләре күбрәк әнә шул сәбәпле дә килеп чыга», – ди Назыйм.

Юлларда мондый фаҗигале очракларны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк соң? Назыйм Галимов фикеренчә, моның өчен, иң беренче чиратта,  каршы як полосага чыкмаслык яхшы юллар кирәк. «Шәһәрара трассаларга әнә шундый юллар җитми. Тизлекне киметеп кенә юл һәлакәтен кисәтеп булмый. Кеше сәгатенә 40 чакрым тизлек белән барып та авариягә эләгергә мөмкин. Ник дигәндә, бездә юллар начар. Юл салу буенча безгә Германия, Швейцария, Бельгиядән үрнәк алырга кирәк», – ди танылган татар «дальнобое». Назыйм Галимов машина йөртү таныклыгына укуны мәктәп программасына ук кертү яклы. «Мәктәпне тәмамлаганда бала аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы да алып чыкса, юлда сатып алынган таныклык белән йөрүчеләр саны да кимер иде», – дип өметләнә ул.

Эсселек аңны томалый

Берәүләр республика юлларындагы аварияләр саны артуда начар юлларны, юл кырыенда сирәк күренгән ЮХИДИ хезмәткәрләрен гаепләсә, психологлар бу уңайдан бөтенләй башка фикердә. Юлдагы һәлакәтләр саны артуга соңгы арада үзәккә үткән эсселек гаепле, ди алар! Бу сүзләр беренче карашка бераз көлкерәк тоелса да, әлеге күренешкә фәнни аңлатма да бар икән.

Казан дәүләт медицина университеты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты, клиник психолог Эльмира Миассарова сүзләренә караганда, чамадан тыш эссе көннәрдә баш миендәге кан әйләнеше бозыла.

– Баш миенә һава җитми башлый. Бу, үз чиратында, кешенең психик халәтенә, зиһененә дә йогынты ясый. Нәтиҗәдә, кеше таркауга әйләнә. Игътибарны туплау кыенлаша. Әйләнә-тирәдә барган хәлләрне кабул итү рәвеше дә үзгәрә. Андый чакта кеше еш кына каршында торган әйберләрне генә күрә, ян-яктагы предмет, хәлләргә игътибар итми башлый. Шуңа күрә юлдагы һәлакәтләрнең эсселек аркасында килеп чыгуы да бик мөмкин, – ди ул.

Белгеч сүзләренә караганда, соңгы арада эсселектән тыш җирнең геомагнит фонында да бик зур үзгәрешләр бара. Баксаң, хәзер магнит дулкыннарының да, кояш нурларының да иң көчле чагы икән. Алар да үз чиратында кешенең психикасына, үз-үзен тотышына, баш миенә йогынты ясый. Һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләр бу тирбәнешләргә аеруча тиз бирешә.

Эльмира Миассарова, үз күзәтүләреннән чыгып, җәен юл һәлакәтләре санын арттырган тагын бер сәбәпне атый: «Яшьләр арасында машинада бөтен көчкә акыртып музыка тыңлап йөрүчеләр шактый. Ул кадәр тавышка янәшәдәге машина йөртүчеләр дә куркып, сискәнеп китә, билгеле. Араларында югалып калучылар да бардыр. Кайчак юлдан шундый көчле музыка акырткан машина узып китсә, безнең тугызынчы катта урнашкан фатир тәрәзәләренә кадәр калтырап кала. Ул машинада утырган йөртүче үзе ни эшләп бетәдер? Аның кадәр көчле музыка тавышына кырыйда нәрсә булганын тыңлап, ишетеп бетерү дә мөмкин түгел бит», – ди белгеч.

 Эльмира Миассарова, клиник психолог

 Җәйге челләдә юл һәлакәтенә очрамас өчен машина йөртүчеләр түбәндәге гади генә кагыйдәләрне истә тотсын иде:

  1. Юлга чыгар алдыннан, иң беренче чиратта, йокыгызны туйдырыгыз.
  2. Кул астында эчәргә һәрчак чиста су булсын.
  3. Юлда барганда, туктап, ял итәргә дә онытмагыз. Моның өчен машинагызда кечкенә генә мендәрчек йөрсен. Ерак юлга чыкканда яныгызда сезне алыштырып, ял иттереп алучы кеше булса да яхшы.
  4. Бик нык борчылганда, зур стресс кичергәндә рульгә утырмавың хәерле.
  5. Юлга чыгар алдыннан составында игътибарны тупларга комачау иткән матдәләр булган дарулар эчүдән дә тыелыгыз. Моның өчен даруның инструкциясен яхшылап укырга кирәк. Анда бу хакта кисәтелгән була.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү