«Акчаңны бирсәң, бәрәңге чүбен дә утыйлар»: авылда хезмәт күрсәтү үсә

Рәхәт тормыш авылга да килеп җитте. Акчаңны түләсәң,  хәтта шәһәрдән килеп өеңне юып, келәмеңне чистартып китәчәкләр. Читтән килеп, бәрәңге төбе өючеләр дә, каз йолкучылар, башка кирәкле эшләрне башкаручылар да бар. Кыскасы, акчаң гына булсын.

Рәхмәткә эшләү юк

Мәкаләбез ялчылык түгел, авылда хезмәт күрсәтүнең әкренләп үсә баруы турында. Шәһәр яки башка  район кешесенең авылга эш сорап килүе кызык бит? Төптән уйлап карасаң, бәлкем, кызганычтыр да. Авылында хезмәт урыннары булмаганга, шулай соранырга мәҗбүр түгелме? Монысы – бер ягы. Икенчесе дә бар. Әгәр син яшәгән авыл   читтән белгечләрне чакыртырлык хәлдә икән, бәлкем, моңа сөенергә генә кирәктер. Әнә Буа районының Ташкичү авылы күрше-тирә авыллардагы эшсезләргә шундый мөмкинлек тудыра. Бу урында ташкичүлеләр әллә череп баеганмы дигән сорау да туа.

– Акчаңны бирсәң, бәрәңге чүбен дә утыйлар, капка-коймаңны да буйыйлар, челтәрләрне салдырып, өеңне дә юалар, келәмнәреңне дә кагалар, мендәрләреңне дә килеп чистарталар. Һәр йортта диярлек табак-савыт, кер юу машиналары тора. Хәзер күмәкләшеп өмә ясаулар бетте. Авылда да кеше башкача яши. Хатын-кызларда  да иркәлек бар, – ди «Ак Барс» оешмасында эшләүче  механизатор Салих Әхмәдуллин. – Авылны бай дип әйтеп булмый, әмма колхозда эш бар, фермерлар күп. Бездә 180ләп хуҗалык исәпләнә. Кешеләр терлек асрап көн күрә. Бу  – яшәүнең төп чыганагы. Хәзер рәхмәткә эшләү бетте бит инде ул. Авылда   йөзләгән, меңләгән баш  каз асрыйлар. Бу кадәр кош-кортны ничек йолкып бетерәсең ди? Шуңа күрә күрше Чувашиянең Кызыл Чишмә яки башка татар авылларындагы хатын-кызларны чакыртабыз. Гадәттә 10 хатын-кыз алып киләбез. Бер казны йолку – 100–120 сум. Әгәр 100 башны йолкысалар, 12 мең дигән сүз.  Казларны каклыйбыз, төрле ризыклар әзерлибез. Үгез, тай суючыларга да эш бар. Бәя 1200 –2500 тирәсендә тирбәлә. Чувашиядә эш юк, шуңа күрә теләп киләләр. Алар иренми, элеккеге замандагы кебек эшлиләр. Каз йолкырга дип кенә чакырган идек, хәзер башка эшләрдә дә булышалар. Файдасы ике яклы: берәү, эш бар дип, икенчеләр, зур эшләр башкарылды, дип сөенә.

– Авыл хатын-кызының да рәхәтрәк яшисе, иркәрәк  буласы килә. Нинди эш бар – барысына да чакыртабыз. Өйне юган өчен бер кешегә 500 сум түлибез. Каз йолкытсаң, бер башка – 120 сум.  Акчаңны түләсәң, бакча чүбен дә утап бирәләр. Пирогын да пешереп китәләр. Моның өчен авылда аерым урын бар. Үзем  фельдшер булып  эшлим, – ди Буа районында яшәүче  Рамилә Ибәтова.

Өйне 10 мең сумга юабыз

Казандагы «Чистарт» компаниясен хәзер шәһәрдә генә түгел, авылда да беләләр. Аларның белгечләре келәм, җиһаз, автомобильләр чистарта, тәрәзәләр юа, өйләр җыештыра.

– Атна саен Балтачка  чакыралар. Сабага, Арчага, Яшел Үзәнгә дә баргалыйбыз. Кукмарадан да заказлар бар, ләкин Казаннан 100 чакрым ераклыктагы авылларга гына йөрибез.  Белгечләрне яшьләр дә, олыраклар да чакырта. Урта хәллеләр дә, байлар да бар. Хәзер хуҗабикәләр  болай да кер, табак-савыт юу машиналарыннан файдалана бит. Кул хезмәте азая бара. Авылга клининг хезмәте чакыртуны  алга китеш дип саныйм. Заманга туры килә торган әйбер  бу, – ди компания җитәкчесе Искәндәр Нәгыймов. – Арча халкы бик  чакыртмый, Балтачлыларның мөмкинлекләре бар. Чакырту өчен акча кирәк, балтачлылар – бик тырыш халык. Бер өйне уртча  10 мең сумга  юабыз, зуррак булса, бәясе 20 меңгә дә җитәргә мөмкин. Бер квадрат метры – 100 сум. Иртән китеп, кичке сәгать 10да гына кайтып җитәбез. Казанда күбрәк  җиһазлар чистартсак, авылларда җыештырабыз, өйләр юабыз.

– Авылда  да хатын-кызлар үз кадерен белә башлады. Әйтик, өй, палас юып үткәргәнче, вакытын башка эшләргә, гаиләсенә, бизнесына  сарыф итә. Бер танышым Казаннан  келәм юдыртырга  белгечләр чакырткан иде. Шунда безгә дә килделәр. Кеше күбрәк булган саен, бәясе дә арзангарак  төшә. Хәзер бар да заманча. Техникасы, яхшы юу чаралары бар икән, нигә файдаланмаска? Хатын-кызлар нигә кулларын ертып, келәмне ышкый-ышкый юарга, аны өстерәп азапланырга тиеш әле? – ди Әтнә блогеры Зилә Шәфигуллина.

Бездә горур халык яши

Лаеш районының Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик  Евдокимов әнә шулай ди.

– Бездә андый нәрсә юк. Имән Кискә халкы да  кешегә түгел, үзләренә  эшли. Алар горур, андый эшкә бармый, – диде ул.

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында да кеше чакыртып эшләү дигән нәрсә юк икән.

– Безгә бу шаукым килеп җитмәде әле. Ул турыда ишеткәнебез юк. Авыл тотрыклы, эш бар. Бердәмлек дигән нәрсә көчле, бар нәрсә дә акчага корылмаган. Күршегә йөрешү  гадәте бетмәгән. Каз өмәсен бергә уздырабыз, ызбаны да бергә юабыз, – диделәр авыл җирлеге идарәсендә.

Чүпрәле районы Кәкерле авылында да, бездә  барысын да кеше үзе эшли, диделәр. Терлекне генә Шыгырданнан килеп суялар икән. Авыл халкы арасында вахта белән Кырымга, Санкт-Петербургка эшкә йөрүчеләр дә бар.

Мич коймагын сагыналар

Авылларда хәзер  ризык әзерләүчеләр бригадалары барлыкка килде.  Аш-суга оста берничә  хатын-кыз  җыела да, мәҗлесләрдә табын әзерләп, акча эшли. Бер баруда кесә ягын 8–10 мең сумга кадәр  калынайтучылар да бар. Күбесе үз эшләреннән тыш,  шимбә-ял көннәрендә  өстәмә акча булсын дип тырыша.

Балтач районының Кариле авылында яшәүче Ләйлә Гыйлфанова хастаханәдә эшли, ял көннәрендә мәҗлесләргә табын әзерли. Гадәттә үзе генә йөри. Пешекче булып танылуына 7–8 ел икән инде.

–  Мичне сүтмәдек, коймакны шунда пешерәм. Мондый  күпереп пешкән коймак хәзер күпләргә тансык. Авыл хатын-кызларының үзләре пешермәве кайчак  сәеррәк тә булып тоела. Коймаклар «Килен чәе», «Кияү коймагы» кебек йолаларга бәйле мәҗлесләрдә  популяр. Бер кечкенә подностагы коймакны 200 сумга сатам. Күбрәк бәлеш,  гөбәдия сорыйлар, самса, мантыга да заказ бар. Каз итен дә кыздырам, чәкчәген дә ясыйм. Үзем әкрен генә әзерләргә яратам. Мәҗлесләрдә 1500 сум акча эшләргә була. Авылда бит артыгын сорап булмый, кешенең мөмкинлегенә  дә карыйсың. Әлбәттә, акчасы булмаган кеше чакырмый инде, – ди Ләйлә. – Соңгы  вакытта авылда да тормыш  шәһәрләште. Шуның белән хатын-кыз да үзгәрде. Өй эсселәтеп пешереп торганчы, сатып алуың әйбәтрәк, диючеләр дә бар. Үзләрен ярата башладылар дип әйтүем. Югыйсә бәйрәмгә бер гөбәдияне үзең пешерсәң дә була бит. Әгәр кешенең мөмкинлеге бар икән, мондый хезмәт күрсәтүчеләр булу яхшы.

Түшәмгә төкереп яту түгел

Шәһәрдә «бер сәгатькә – ир» дигән белдерүләрне очратырга мөмкин. Әйтик, өеңдә ир заты юк икән, кран борасы бармы, люстра эләсеме, башка  эшме –  «оста куллар» 1–1,5 мең сумга барысын да  эшләп китә. Авылда  исә башкачарак, әзмәвер, гайрәтле ирләр дип йөртәләр аларны. Андыйларны күбрәк авыр эшләргә чакыралар. Элек сука тартса, утын ярсалар, бүген  бар нәрсәгә кирәкләре чыга.

–  10–15 ел буе   үзебезнең һәм күрше авыл халкына вак-төяк эшләрдә булышам. Кайчак акчага түгел, «рәхмәт»кә дә эшләргә туры килә. Яхшы түгел дигән нәрсә канда бар, бетмәгән әле. Авылда эш бетәмени ул? Кемнеңдер бакчасын казыйм, түбәсеннән карын төшерәм, җимерелгән әйберен төзәтәм. Эшнең ояты юк. Диванда түшәмгә төкереп ятсам,  әрәмтамак булыр идем. Үземне ялчы кебек хис итмим. Көчем бар, сәламәтлегем нык, шөкер. 45 яшьтә җирне җимертеп була әле. Үзем каравылчы булып эшлим, өстәмә акча кесәне төртеп тишми. Гадәттә бер хуҗалыкта 300–500 сум түлиләр.  Ә менә иң күп акча – көтү көткәнгә. Бер көн чыксаң, 1 мең сум дигән сүз бу. Гомумән, кеше хаҗәтен үтәп, көнлек ашарлык акча эшләп була. Аракыга кызыкмыйм, – ди районын күрсәтергә теләмәгән Әхмәтҗан.

 Фикер

Кадрия Идрисова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе:

– Һәр нәрсә үзгәреш кичерә.  Шул исәптән, авыл да. Салада бөтен кеше  дә өйне алай чакыртып юмый, ул 1–2 хуҗалык булырга мөмкин. Мөмкинлеге булса, эшләсен, нигә эшләмәскә? Берәү дә  хәзер борынгы телефон күтәреп йөрми бит, бар да заманча. 2–3 катлы йортларга менеп тә булмый, җайланмалары булган клининг оешмалар бар икән, бик хуп. Һәр кеше ул җиһазларны алып бетерә алмый.  Чакыртып юуның бер хилафлыгын да күрмим. Кемдер шулай эш тапкан, кемнеңдер мөмкинлеге бар. Авылларда өй юу, бәрәңге утырту, каз өмәләләре саклана. Сакланып калмаганнары кабат торгызыла. Без болар буенча күп эшлибез, йолалар халыкка кире кайта. Авылда яшәүче хатыннарны  иркә, ялкау дип әйтеп булмый. Без гаепли генә беләбез. Үзе кичереп карамаган кеше генә әйтә моны. Иртә таңнан башлап, кичкә кадәр эштә алар. Шәһәр җирендә авыл йорты  белән яшәүчеләрнең дә хәле шулай. Бервакытта да кешене гаепләргә ярамый.

Ркаил Зәйдулла, халык язучысы, депутат:

– Яхшы  дип тә, начар дип тә әйтеп булмый. Бу заманга бәйле. Элеккеге патриархаль тормыш күз алдында юкка чыкты. Без үскәндә өмәләр бар иде. Өй салганда, авыл халкы җыелып, аны бергә күтәрә иде. Өйне юу – үзе бер  бәйрәм. Су ташып торганым булды. Башка зур эш килеп чыкса да шулай. Бу гасырлардан  килгән йола. Күпмедер күләмдә сакланган, әмма  бүген йолаларның бетүе күренеп тора. Заман үзгәрә, йолалар юкка чыга.  Глобальләшү бәласе дип атыйлар. Элек  капка төбендә утырулар бар иде, хәзер кеше үз эченә бикләнгән, өйдән чыкмый. Күрше күршегә керми, бу авылга хас нәрсә түгел. Чын авыл үзе бер организм булып яшәргә тиеш. Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса. Бәлкем, ул йолалар торгызылыр да. Ләкин кешенең күмәклек хисе югала, индивидуализм өстенлек ала бара.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү