Туристлар иң тәмле ризыклы Россия шәһәрләре өчлеген атады

Россия туристларының 17 проценты фикеренчә, Казан — иң тәмле ризыклы шәһәр. Tvil.ru үткәргән мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы гастрономия рейтингында өченче урынны алды.

Россия шәһәрләре арасында Гагра лидер булды — сәяхәтчеләрнең 23 проценты иң тәмле ризык биредә дип саный. Рейтингның икенче баскычында — 21 процент белән Сочи шәһәре.

Казаннан соң рейтингта Санкт-Петербург (15 процент) һәм Севастополь (7 процент) урнашкан. Шунысы кызык, Мәскәүдә ризыкны, Пятигорскидагы кебек, туристларның нибары 5 проценты гына бәяләгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү