Акушер-гинеколог Резедә Шәрипова: «Карындагы бала коронавирус белән авырмый»

Пандемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус йоктырган 149 хатын-кызның гомере өзелгән. Шуларның 46сы – быел. Бу чорда коронавирус йоктырган булачак әниләрнең гомуми саны 44 меңнән артып китә. Белгечләр якын арада саннар тагын да артачак дип фаразлый. Булачак әниләр коронавирус «һөҗүме»ннән ничек саклана ала? Йөкле чакта прививка ясатудан куркырга кирәкме? Әлеге һәм башка сораулар белән КФУ Университет клиникасындагы акушерлык бүлегенең 1 нче категорияле акушер-гинекологы Резедә ШӘРИПОВАга мөрәҗәгать иттек.

– Резедә Илнуровна, йөкле хатын-кызлар коронавируска ни сәбәпле шулай тиз бирешә икән?

– Бөтен дөнья күләмендә коронавирус белән авыручылар саны артканнан-арта бара. Шуңа күрә йөкле хатыннар арасында бу чирне йоктыручылар саны күбәюгә дә аптырыйсы юк. Булачак әнинең иммунитеты төшкән була. Шуңа күп кенә йөкле хатын-кызларда бу чирнең катлаулы формасы күзәтелә. Булачак әниләр белән эшләгәндә без хатын-кыз сәламәтлеге өчен генә түгел, туачак бала гомере өчен дә җаваплы. Иң авыры – әнә шул.

 – Соңгы арада телдән төшмәгән коронавирусның яңа һинд штаммы турында ни әйтерсез?

–  Коронавирус дигән чир әле дә булса җентекләп өйрәнелмәгән. Без аны әле һаман биш бармагыбыз кебек беләбез дип әйтә алмыйбыз. Коронавирусның һинд штаммы – вирусның тагын бер төре. Тәҗрибә күрсәткәнчә, ул, нигездә, яшь буынны, шул исәптән балаларны да зарарлый. Аны дәвалаганда моңа кадәр файдаланган шул ук стандарт дәвалау алымнары кулланыла. Һинд штаммлы коронавирус моңа кадәр күзәтелгәннәреннән күпкә катлаулырак санала. Әмма вакцина ясаткан кеше аны йоктырган очракта да җиңелрәк уздыра ала.

– Коронавирус булачак әни кеше өчен бигрәк тә нәрсәсе белән куркыныч?

– Теләсә кайсы вирус кебек, коронавирус та йөклелек чорын катлауландыра. Аны йөклелекнең башлангыч мәлендә үк йоктыру аеруча куркыныч. Ник дигәндә, бу чорда баланың орган һәм тукымалары формалаша. Андый вакытта эмбрионга вируслы инфекцияләр йогынтысы зуррак була. Шуңа күрә бу чорда йөкле хатын-кызның коронавирус йоктыру ихтималы бермә-бер арта. Артык авырлыктан интеккән, шикәр чире, гипертония кебек хроник авырулары булган хатын-кызлар да риск төркемендә. Бу чирләр коронавирустан башка да йөклелек чорын катлауландыра. Боларга өстәп әле булачак әни кеше ковид та йоктырса, йөклелек чорының ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Андый хатын-кызлар арасында бала төшү, вакытыннан алда бала табу очраклары да еш күзәтелә.

– Йөкле чакта коронавируска каршы прививка ясатудан куркырга кирәкме?

– Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкле хатын-кызларга да вакцина ясатырга рөхсәт бирде. Дөрес, әлегә бу прививканың йөкле хатын-кызга ничек тәэсир итүе аз өйрәнелгән. Шуңа күрә вакцина ясатыргамы-юкмы дигән сорау туганда, булачак әнинең теләге дә, аңа кадәр узган җентекле тикшеренү нәтиҗәләре дә исәпкә алыныр дип уйлыйм. Коронавирус көннән-көн тамыр җәйгән бүгенге шартларда без күбрәк профилактика чараларына басым ясыйбыз.

– Күпләр бу прививканы ясатсам, киләчәктә башка бала алып кайта алмам дип тә курка бит…

– Бу сүзләрнең хаклыгын исбатлаучы бер генә рәсми дәлил дә, мәгълүмат та юк әле. Коронавирус та, аңа каршы ясалган прививка да нәселдәнлеккә йогынты ясамый дип санала.

– Коронавирус анадан карындагы балага йога аламы?

– Әлегә баланың ана карынында ук коронавирус белән авыру очраклары күзәтелгәне юк. Әмма, бала тугач, ана кеше нарасыйга бу чирне йоктыра ала. Әни кешедә булган антитәнчекләр туачак сабыйны бу яман чирдән күпмедер дәрәҗәдә сакларга мөмкин әле. Әмма әни кешегә ясалган прививка карындагы баланы да коронавирустан саклый дип әйтеп булмый. Ләкин бу – шулай ук әлегә бик аз өйрәнелгән мәсьәлә. Бу уңайдан фәнни дәлилләр дә җитәрлек түгел.

– Бүген күп кенә йөкле хатыннар, коронавируска каршы прививка ясатмасам, бала тудыру йортына кертмәскә дә мөмкиннәр, дип борчыла.

– Бу имеш-мимешләр генә. Йөкле хатын-кызны бала тудыру йортына вакцина ясатмаса да кертәләр. Һәрхәлдә, әлегә андый күрсәтмә булмады. Киләчәктә ни буласын вакыт күрсәтер. Хәзер бала тудыру йортына кергәндә коронавируска анализ тапшыру турында белешмә дә кирәкми. Сүз уңаеннан, коронавирус белән авырган хатын-кызлар Республика клиник хастаханәсендә урнашкан инфекцион госпитальдә тикшеренеп тора. Баланы да шунда табалар. Әйтик, безгә бу чирнең билгеләре күзәтелгән йөкле хатын-кыз мөрәҗәгать итcә, ул турыдан-туры шунда озатылачак. Безнең бала тудыру йортында яткан хатын-кызның температурасы күтәрелеп, коронавируска анализ нәтиҗәсе уңай килсә, ул шулай ук тиз арада шушы госпитальгә күчерелә. Йөклелекнең беренче, икенче триместрында ковид белән авырып терелгән хатын-кызлар инде сау-сәламәт санала. Шуңа күрә алар бездә бала таба ала.

Булачак әниләр коронавирус «һөҗүме»ннән ничек саклана ала?

– Коронавирустан саклану өчен булачак әни кеше барыбызга да әйтелеп килгән гади генә кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Йөклелек чорын исән-сау, тыныч кына уздырыйм дисәң, кеше күп җыелган урыннарда сирәгрәк йөрергә, анда булган очракта да дистанция сакларга, битлекне салмаска кирәк. Урамнан кергәч, кулларны яхшылап юарга да онытмагыз. Бу чорда организмны кирәкле витамин һәм микроэлементлар белән баету да мөһим. Коронавирусның бер генә билгесе күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән дәвалану, интернетта язылганнарга таяну яки фәлән кешенең киңәше буенча чирне җиңәргә маташу турында сүз дә була алмый! Башкалардан аермалы буларак, йөкле хатын-кызлар бу киңәшләргә җаваплы карый, төгәл үти. Булачак әни кеше үзе турында гына уйламый, баласының язмышын да кайгырта бит.

 

Әңгәмәдәш – Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү