Үзебезнең кояш яктырак…мы?

Тиздән  абитуриентларның юллары икегә аерылачак: сәләтле укучыларның бер ише Татарстанда калса, күпмеседер Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына укырга китәчәк. Соңгыларының саны буенча  фаразлар юк. Еракка күз атучыларга хәерле юл теләргәме?

Транспортта гына түгел, хәтта  җәмәгать мунчаларында да әниләр балаларының язмышы турында сөйләшә. Саунада ике яшь  татар хатынының да сөйләшер сүзләре уртак булып чыкты. Аларның балалары да  Мәскәү турында хыяллана икән. Берсе быел укырга керергә ниятләсә, икенчесенеке 10 нчы сыйныфны гына тәмамлый. Тик бүгеннән  илнең мәркәзендә укырга дигән максат куйган икән инде. Ике әни дә үзен тыныч тота, борчылулары сизелми. Кеше булсыннар, яхшы  белем алсыннар. Үзләре шулай теләгәч, каршы килеп булмый, билгеле.

Быелгы абитуриентлар белән  аралашканда төрле фикерләр ишетергә туры килә. Берәүләр, туган ягымны, әти-әниемне ташлап, читкә китеп сагынып ятасым юк әле, үзебездә дә яхшы белем бирәләр, дисә, икенчеләре мөстәкыйльлек, башкачарак дөнья турында хыяллана, хәтта кайберләре моны дәрәҗәне күрсәтүче билге дип тә саный.  Син нәрсә, Питер бит ул! Сыйныфлары белән еракка караганнар да юк түгел. Әйтик, Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә укучыларның 60 проценты   Мәскәү, Санкт-Петербург вузларын сайлый. Берсе андагы белем бирүне мактый да икенчесе кызыгып шунда  китә. Хәер, кызыгу гына түгел, моның өчен яхшы укырга да кирәк бит.

– Йөз балл җыйган, бигрәк тә ике фәннән йөзәр балл җыйган балалар – безнең алтын, бриллиант бөртекләребез. Сынауларда югары балларга тапшырган балаларны республика вузларында калдыруны максат итеп куябыз. Бу мәсьәләдә ректорлар кызыксындыру чаралары оештыралар. Үзебездә  калсалар – безгә сөенеч, – ди Татарстанның мәгариф  һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Казанның 2 нче гимназиясен тәмамлаган  бертуганнар Әминә һәм  Давыт Хәйдәровлар Мәскәү яки Санкт-Петербург вузларының берсен сайлаячак.

– Казан – бик матур шәһәр. Тик безнең яңа шәһәрдәге яңа мөмкинлекләр белән танышасы килә. Туган шәһәребездә калсак, шул ук мохит, шуңа күрә алга омтылыш турында уйламаячакмын. Мәскәү, Петербург  вузларында белем  дә сыйфатлырак, дәрәҗәлерәк тә. Әмма Казанда югары белемне һич кенә дә сыйфатсыз дип әйтәсе килми. Читтә укуны текәлек билгесе дип санамыйм. Беренче курста ук уку белән эшне чиратлаштырырга исәп. Әлегә документларны Петербург вузының чит телләр юнәлешенә бирдем. БДИ балларым –287, җитәр, шәт. 58 бюджет урыны булса, бәйгедә 7 нче урында торам. Апам Әминә миннән 1 яшькә зуррак, аның белән бер сыйныфта укыдык. Икебезнең дә – кызыл аттестат. Сыйныфта 100 балл туплаучылар юк. Апам  балалар табибы булырга тели, аның да баллары  аз түгел. Әти-әни риза, барыгыз дип, теләгебезне хуплыйлар. Укып бетергәч, Казанга кайтырга җыенам, – ди Давыт.

Рус теленнән  100 балл туплаган Актаныш кызы Алинә Вәлиева КФУның икътисад бүлегенә укырга керергә җыена.

— Читкә китүчеләргә уңышлар телим, хыяллары чынга ашсын. Ләкин яхшы белем алып, республикага кайтсыннар иде. Һәркем үз язмышын үзе хәл итә, берәүне дә тәнкыйтьләргә кирәкми. Минем читкә китү теләгем юк, чөнки туганнарым монда. Танышларым арасында Мәскәүгә җыенучылар да, Казанда калырга теләүчеләр дә бар. Үземне артык акыллыга санамыйм. 100 балл ул күрсәткеч түгел, алга таба тырышырга кирәк, – ди Алинә Вәлиева.

Быел мәктәпне  16,5 мең укучы тәмамласа, республиканың югары уку йортларында  20 меңгә якын урын бар. Бу  вузга укырга керергә теләгән һәр  абитуриент югары белем алырга мөмкин дигән сүзме? Көндәшлек булмаса, кызык булырмы соң? «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» кебегрәк килеп чыкмасмы?

– Кабул итү сыйфаты кимемәячәк. Быел мәктәпне тәмамлаучылардан тыш,  17 мең кеше урта һөнәри уку йортларын тәмамлый, әле узган елгы укучылар да бар. Чит илләрдән, төбәкләрдән килүчеләрне дә исәптә тотарга кирәк. Шуңа күрә  көндәшлек зур булачак,  – дип аңлатты ??.

 

 Узган ел бердәм дәүләт имтиханында ике фәннән 17 бала 100 балл тупласа, быел андыйлар саны – 11. Быел 256 кеше имтиханда 100 балл  җыйган.

 

Камәрия Хәмидуллина, халык укытучысы, Казандагы 2 нче татар гимназиясенең элеккеге директоры:

– Һәр гаилә моны үзе хәл итә. Китү ул – игътибар җитмәүдән. «Акыллы баш»ларның республикада калуы бик мөһим. Безнең укучыбыз Рамил Баһавиев 4 фәннән 399 балл җыеп, Казанда калды. Аның рекордын узган ел да, быел да берәү дә кабатламады. Ул Россиянең теләсә кайсы вузына укырга керә ала иде. Димәк, балачактан  гаиләдә, мәктәптә дөрес юнәлеш күрсәтелгән, яхшы белем һәм тәрбия бирелгән.  Татарстан югары уку йортларында да сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудырылган. Шул ук вакытта  сәләтле балаларны үзебездә калдыру чараларын да күрергә кирәк. Мәсәлән,  вузда укый башлаган елларында ук грантлар бирү. Хәзер БДИны 100 баллга тапшыручыларга 100–150 мең сум акча биргәннәр икән, дип ишетеп торабыз. Бу – финанс яктан кызыксындыру. Ватанпәрвәрлек хисе исә акча белән генә кызыксындырып барлыкка килми. Уз җиреңне яратуны озак еллар буе тәрбияләргә кирәк. Әгәр сәләтле яшьләр үзебезгә кирәк икән, нишләп  аларның фикерләре белән исәпләшмәскә? Узган ел Кукмара районындагы Ядегәр мәктәбеннән  Инсаф Файзрахманов та өч фәннән югары балл туплады. Алар милләтнең элитасы, киләчәге булырга тиеш. Бигрәк тә татар мәктәпләрендә укучыларны республикада калдырасы килә. Үзләре укыган белем системасын яңартуга өлешләрен кертсеннәр иде. Татарча  укып, югары нәтиҗәләр күрсәтүче укучыларыбыз да  читкә китеп барса, без кем белән калабыз? Мәктәп елларында ук шәхес булып формалашкан балалар телебезне, мәгарифебезне саклау өчен кирәк. Бездә укып, 100 баллга имтихан тапшырган балалар читкә китсә, кызганыч булыр иде. Бер киткән икән, ул кире кайтмаска да мөмкин. Вузда укый башлагач, чит илләрдә берничә ай белем туплар өчен грантлар булдырырга кирәк. Кешенең чит илләр белән кызыксынуы бөтенләй китәргә үк мәҗбүр итәрлек булмасын өчен әйтәм мин моны.  Мәктәптә укытучылар да  аларның планнары белән кызыксынсын, мөмкинлекләр турында сөйләшергә вакыт  тапсын иде.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү