Татарстан Президенты район хастаханәләренә 90 яңа машина тапшырды

Рөстәм Миңнеханов район медицина учреждениеләре вәкилләренә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Район хастахәнәләренә барлыгы 90 “Лада Ларгус” автомобилләре кайтачак.

Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә Covid-19 пандемиясенә каршы көрәшләре өчен рәхмәт белдерде.

– Вазгыять бик киеренке, әмма безнең медицина хезмәткәрләренең төгәл, җайга салынган эше әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Сезгә башкарылган эшегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бу бик зур хезмәт. Моның нәтиҗәсендә безнең социаль өлкә һәм икътисад тотрыклы рәвештә эшли, – диде ул.

2021-2025 елларда Татарстан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча авыл җирлеге, бистә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларын, үзәк район хастаханәләрен санитар автотранспорт белән җиһазландыру планлаштырылган.

– Матди-техник база, тиз арада җавап бирү, дарулар булу – сезнең эшегезнең аерылгысыз өлеше. Пациентны тиз арада китереп җиткерү һәм аңа үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү бик мөһим. Яңа автомобильләр халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртыр, медицина хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтер дип ышанам, – диде Татарстан Президенты.


Фикер өстәү