Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россиядәге Илчесе белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сәид Тайеб Җәүәд белән очрашты.

Очрашу барышында яклар Россия-Әфган мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстанның кайбер компанияләренең Әфганстанда эшләү тарихы бар, шул исәптән КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, КЭР-холдинг. Республика нефть химиясе, машина төзелеше һәм фармацевтика продукциясен экспорт белән тәэмин итүне киңәйтү белән кызыксына.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында эш икътисадый хезмәттәшлекне җайга салуга ярдәм итә.

Очрашу Казан Кремлендә узды.


Фикер өстәү