Кукмара районында шәхси йортта чыккан янгында бер гаилә үлгән

Узган төндә Кукмара районының Манзарас авылында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнге бердә шаһитлар 101 янгын сагы номерына өйдән төтен исе килүе турында хәбәр иткән. Урынга килгән махсус хезмәтләрне күршеләр каршы алган, алар әлеге йортта ике кеше яшәвен әйткән.

Янгын сүндерүчеләр ишекне ватып өйгә кергән һәм алгы бүлмәдә – 69 яшьлек ир-атның, залда 46 яшьлек хатын-кызның мәетләренә юлыккан. Нәтиҗәдә, 16 квадрат метр мәйданда зал янган. Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булган дип фаразлана.


Фикер өстәү