Чебиләрем өчен йөрәк әрни

Быел 150 чеби алдым. Берсен 80 сумнан алдым. Лаеш районының Сокуры авылында яшәүче Эльмира һәм аның ярдәмчесе Андрей ул чебиләрне “КОББ-500” дигән нәселле дип сатты. Бер ай узгач, мин чебиләрнең “КОББ-500” дигән нәселле булмауларны аңлап алдым. Алар бройлер түгел, оча торган чебешләр булып чыкты. Андрейга шалтыратып бу хакта әйткәч, сез аларны дөрес ашатмагансыз дип җавап бирде. Мин аларга ПК-2 катнаш азыгы бирдем. Күп чебием гарип, күбесе үлеп бетте. Миңа хәзер нишләргә инде?

Роза әбиегез.


Әлеге хатка ачыклык кертер өчен без иң элек Роза әбинең үзенә шалтыраттык.
– Сезнең аша үзем кебек хәлгә калучыларны тапмакчы идем, — диде ул. – Чебиләрем өчен йөрәк әрни. Олы кешене алдалап сатмасалар да ярар иде. Чеби сортын гына беләм инде мин. 11 елдан артык гаиләбез өчен чебиләр алып үстерәм. Мин Эльмира ханымга шалтыраттым. Ул башта аптырап калды, аннары ярдәмчесенең номерын бирде. Дөрес, хәзер нишләмәкче буласыз, акчасыз кайтарасызмы дип тә сорады. Алай итеп йөрмәдем инде. Кеше белән ачуланышырга яратмыйм. Ялганлап сатуларына гына эчем поша. Алган чебиләрнең нәселен ачыкладым мин. “Конкурент-3” дип атала икән. Алар яртылаш кына бройлерлар. Шуңа очып йөриләр дә инде, — диде ул.
Роза ханымга чеби саткан кешегә шалтыраттык. Аның исемендә Роза апа бераз буталган. Эльвира икән.
– Күп еллар бу эш белән шөгыльләнәм. Гел элемтәдә торам. Күп кеше белән аралашырга туры килә. Роза исемле апаның шалтыратканын хәтерләмим. Бәлки, сөйләшкәнмендер дә. Әгәр чебиләр үлсә, авырып торса, без аларны алыштырып та җибәрәбез. Кайбер вакытта кире акчасын да бирәбез. Бу апага безгә кире килергә иде. Чебине бит үзебез дә башка җирдән алып сатабыз. Төп хуҗасы белән элемтәгә чыгып, аңлашыр идек.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү