Ясалма яңгырмы, табигый бәла-казамы?

Үткән атнада Җир шары һава торышы белән бәйле фаҗигаләрнең турбулентлык зонасында булды. Бер төбәктә гадәттән тыш эсселек һәм корылык хөкем сөрсә, икенче төбәкләрдә халыклар һәлакәтле су басулардан интекте.

Фаҗиганең алгы сызыгына Германия чыкты. Без алган иң соңгы мәгълүматлар су басу нәтиҗәсендә бу илдә йөз илледән артык кешенең һәлак булуы, меңнән артык кешенең югалуын хәбәр итәләр. Һәлак булучылар саны шулай ук Бельгиядә дә күп. Су ташкыны шулкадәр куәтле булды: кешеләр һәм машиналар гына түгел, йортлар да акты. Фаҗига булган урыннарны карап йөргән Германия канцлеры Ангела Меркель: «Бу котчыккыч вазгыять. Җимерекләрне сурәтләү өчен немец телендә сүзләр табып булмый», диде. Мондый масштабтагы табигый бәла-казаны Германиянең алтмыш ел күргәне юк икән инде. Югары дәрәҗәле немец чиновникларының берсе матди югалтуларның миллиардлар белән исәпләнүен әйтә. Дүшәмбе иртәсенә әле күпме кешенең баш өстендә түбәсез калуы да төгәл билгеле түгел. Юллар юылган, күперләр җимерек. Бельгия һәм Нидерландта да шуңа охшаган хәл күзәтелә. Вазгыять берникадәр уңайланса да, Германиядә стихиянең яңа һөҗүменә әзерләнәләр.

Кушма Штатлардагы Аризонадан да машиналарны үзе белән агызып китүче су агымы төшерелгән кадрлар алдык. Корылыктан интегүче илләр яңгыр тели һәм көтә. Әрмәнстанда елгалар 80 процентка саекты дип хәбәр итә яңалык агентлыклары. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә исә корылык проблемасын яңача хәл итәргә алынганнар. Дроннар ярдәмендә яңгыр яудыру технологиясен сынап тәҗрибә үткәреп карадылар. Бу төбәктә җәен бөтенләй яңгырлар яумый бит. Болытлар яңгыр койсын өчен, чүл гарәпләре химик матдәләр кулланмыйча, аларга электр корылмалары белән тәэсир итеп карады. Тәҗрибә кирәгеннән артык «уңышлы» чыкты: илнең күп кенә урыннарын су басты. Кытай 2025 елга һава торышы белән идарә итә башларга вәгъдә биреп күрше-тирә дәүләтләрнең котын ала. Чиннар шул елда үзләрендә хәзергедән биш тапкыр күбрәк явым-төшем яудырырга вәгъдә итәләр. Бу вәгъдә тормышка ашырылса, нәтиҗәсе нинди булачагы мәгълүм түгел. Белгечләр күрше илләр өчен һәлакәтле булачак диләр. Бөтен планета масштабында да зур үзгәрешләргә китереп чыгаруы мөмкин бу омтылышның.

Җир шары буйлап коронавирус һөҗүме көчәя. Иң күп вакцина ясаткан илләрнең халыклары да авыру темпларының үсеше белән очраша әлегә. Япониядә Олимпия авылында коронавирус учагы табылды. Кызыгы шунда: вакцинаның тулы курсын үтүчеләрдә дә чир билгеләре күзәтелә. Көньяк Кореядан Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Ю Сын Мин шуларның берсе.

Без коронавирус пандемиясен ничек туктатырга белми җәфаланганда, Кытайдан 53 яшьлек ветеринарның маймыл вирусы В белән зарарланып үлүе теркәлү турында хәбәр килеп иреште. Әлегә кадәр ул вирус белән зарарлануның клиник очрагы күзәтелгәне булмаган икән. Үлемгә китерү дәрәҗәсе 70–80 процентка җитүче бу чир, бәхеткә, маймыл белән контакт вакытында гына күчә икән.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү