Владимир Путин: «Россия кризисны уңышлы үтә»

Пандемия кризисы Россия статистикасын ике урынлы саннар белән бәяләнә торган яңа рекордлар белән баета. Дөрес, ул рекордларны күңелле дип булмый. Вәләкин алардан гыйбрәт алырга мөмкин.

2020 елда наркотиклар куллану белән бәйле үлемнәр саны 60 процентка арткан. 2019 елда шундый 4569 үлем теркәлсә, 2020 елда пандемия фонында бу сан 7316га җиткән. COVID-19 китереп чыгарган коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә үткән ел 144691 россияле вафат булган. Әмма COVID-19 башка авыруларның кискенләшүен китереп чыгарып та кешеләрне бу дөньядан озата. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр 11,6 процентка, пневмониядән – 2,4 тапкыр, нерв авыруларыннан – 20,9, эндокрин система чирләреннән 25 процентка арткан. Аракы эчеп үлүчеләр саны 50,4 меңгә җиткән. Бу сан 2019 ел күрсәткеченнән 6,3 процентка артык.

Пандемия сәнәгать товарлары җитештерү өлкәсенә дә үзенең тирән буразналы эзен сала. Юк, бу юлы җитештерү саннары куймый рекордны, сәнәгать инфляциясе дигән нәрсә куя. Икенче төрле әйткәндә, завод-фабрикалардан озаткан товарларның бәяләре сикерә. Без баштарак бит шикәр, он, үсемлек мае бәяләренең шаккатмалы үсеше белән генә таныш идек. Аз гына соңлап сәнәгать товарлары да азык-төлек бәяләре белән узышка чыкты. Гасыр башыннан бирле Россия сәнәгате бәяләрне быелгы кебек рекордлы итеп күтәрә алмаган. Росстат мәгълүматлары июнь аенда җитештерүчеләр бәясе индексының елга күчереп исәпләгәч, 31,1 процентка җитүен күрсәтә. Бер ай элек бу күрсәткеч 35,3 процент булган. Моның белән чагыштыра торган санны XXI гасырда бары тик 2004 елда гына күрергә була. Ул елда Росстат сәнәгать инфляциясе темпын 28,8 процент дип үлчәгән булган. Үткән йөзьеллык ахырында гына бездә бәяләр хәзергедән зуррак темплар белән үсә иде. 1998 елгы дефолт вакытында, мәсәлән, сәнәгать товарлары бәясе уртача 70,7 процентка үскән.

Уртача сан уртача инде ул. Аерым товарлар инфляциясе бөтенләй башка үсеш темпларын күрсәтә. Июнь аенда азык-төлек сәнәгате 16,4 процентлык бәя үсеше биргән. Химик заводлар бәягә 40,1 процент өстәгәннәр. Металлурглар 34,6 процентлык темп белән бәя өстәгәннәр. Иң яхшы инфляция темпын нефть эшкәртүчеләр биргән. Аларның саны – 86 процент. Россиялеләр – гади халык базарларга чыга да бәяләрнең тагын да зуррак темплар белән үсүен күреп кайта икән.

Кайбер белгечләр көзгә инфляция темплары артачак дип саныйлар. Имештер, сайлау алдыннан хөкүмәт социаль чыгымнарны үстерергә мөмкин. Бу кадәресенә ышанып бетүе кыен-кыенын. Бәяләр социаль чыгымнарны арттырмаган килеш тә әйбәт үк үсә бит.

Сөенечле бер нәрсә бар ләкин. Кремльдә төшенкелеккә бирелмиләр. Владимир Путин Россия кризисны уңышлы үтә дип саный. Ул җомга көнне Азия – Тын океан икътисади хезмәттәшлегенә кергән илләрне (Кытай, АКШ, Япония, Көньяк Корея, Австралия, Сингапур һәм башка ил лидерларын) кризиска каршы көрәштә Россия тәҗрибәсен кулланырга чакырды. Бездәге белгечләр бәяләрнең үсүен чит илләрнең кризиска кереп батуы белән бәйлиләр бит.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү