Татарстанда машина суга батып ике кешенең гомере өзелгән

Әлмәттә машина Зәй елгасына төшеп, ике кеше үлгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Land Rover машинасын бүген 6:30да табып алганнар. Фаҗига Сергей Лазо урамы тирәсендә булган.

Һәлак булучыларның шәхесләре ачыкланган, алар — 34 яшьлек ир-атлар.

Фаҗига урынына Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов һәм прокурор урынбасары Роман Шипков килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Фото: Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте


Татарстанда машина суга батып ике кешенең гомере өзелгән” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ