Татарстанда суррогат алкоголь кулланган 16 яшьлек кызның гомере өзелгән

Түбән Кама шәһәренең балалар хастаханәсендә 16 яшьлек кыз үлгән. Үлем сәбәбенең суррогат алкоголь кулланудан булуы ачыкланган.

Авыр хәлдәге кызны бер атна элек хастаханәгә китергән булганнар. Әлеге вакыт аралыгында җирле табиблар Казан табиблары белән элемтәдә торып, кызны коткарырга тырышканнар. Тик кыз аңына килмичә үлеп киткән.

Күңелсез хәл яшьләрнең ялган спиртлы эчемлек кулланып бәйрәм иткәннән соң килеп чыккан. Хәзер хокук сакчылары суррогатның ничек яшьләр кулына килеп эләгүен ачыклый.


Фикер өстәү