Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Степашин белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Палестина император православие җәмгыяте” оешмасы (хөкүмәтнеке булмаган фәнни һәм хәйрия оешмасы) рәисе, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.

Сергей Степашин Казанга эшлекле визит белән килгән. Төп максаты – Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәвен изгеләндерүгә бәйле чараларда катнашу. Моннан тыш ул сәфәре барышында үз җитәкчелегендәге оешманың җирле бүлеге әгъзалары белән очрашачак. “Казанда республика һәм, гомумән, ил өчен, конфессиональ дөнья һәм Рус Православие чиркәве өчен тарихи вакыйга уза – бик борынгы чиркәү торгызылганнан соң үзенең ишекләрен ача, – диде Сергей Степашин. – Ихтыяр көче һәм тырышлыгы өчен республика җитәкчелегенә эчкерсез рәхмәтләремне җиткерәм. Бүген православие динендәгеләрнең иң күркәм корылмаларыннан берсе ачылды. Татарстан барлык конфессияләр вәкилләренең үзара тынычлык-татулыкта яшәве белән һәрвакыт дан тотып килә”.
Сергей Степашин басым ясап әйткәнчә, Татарстанда Палестина император православие җәмгыятенең иң өлкән һәм сан ягыннан иң зур бүлекләреннән берсе (Мәскәүдән генә калыша) эшләп килә. Аңа Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов җитәкчелек итә.
Сергей Степашин Фәрит Мөхәммәтшинга тарихи-мәдәни мирасны саклауга зур өлеш кертүе өчен Бөек Кенәз Сергий Александрович истәлегенә мактау билгесен тапшырды. Шулай ук “Палестина император православие җәмгыяте” оешмасы җирле бүлеге район бүлекчәләренең иң актив әгъзалары да бүләккә лаек булды.


Фикер өстәү