Волонтерлар арасында уздырыла торган бәйгегә гаризалар августка кадәр кабул ителә

Татарстанда “Добрый край — игелек җире” дигән бәйге дәвам итә. Ул волонтерлар оешмалары өчен икенче ел рәттән уздырыла.

Катнашу өчен гаризалар 12 августка кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләрне 2 сентябрьдә ясаячаклар.
Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда “Татарстанның ирекле ярдәм итүчеләренең мәгълүмати-ресурс үзәге” оешмасы җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин сөйләде.

– Бәйгедә катнашыр өчен оешмаларның Татарстанда теркәлгән булуы кирәк. Узган ел ун җиңүче билгеләнгән иде. Быел җиңүчеләр санын әйтмибез. Әмма бәйге өчен тотыласы акчаның күләме билгеле. Җиңүче оешма үзенә тиешле акчаларны алачак, – ди Айрат Мөбәрәкшин.

Татарстанның Яшьләр министры урынбасары Алла Кондратьева һәр волонтер үзенә игътибар тоярга тиеш, ди.

– Һәр район, авылда яшәүчеләр ярдәм итәргә тели икән, кая барасын белергә, аларны берләштереп торучы оешма булырга тиеш. Игелек эшләү – акчалата булышу гына түгел, кемдер бәйрәм ясый, кайберәүләр юридик сорауларга җавап табырга булыша, берәүләр кул хезмәте белән ярдәм итә, – ди урынбасар. – Һәр волонтер үз эшенә бәясен алырга тиеш. Кайчак бер җылы сүз җитә, кайбер вакыт символик бүләк белән булса да, күңелләрен күрергә кирәк.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү