6,5 мең волонтер Махсус Олимпиада вакытында эшләргә теләк белдергән

Иртәгә, 22 июльдә, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында рекрутинг үзәге ачылачак. Биредә Махсус Олимпиадада эшләячәк волонтерларны сайлап алачаклар.

– Бу үзәктә Махсус Олимпиада вакытында кемнәр эшләргә гариза биргән шулар белән әңгәмә булачак. Сөйләшүләр онлайн да уза. Уеннар вакытында 2,2 мең волонтер кирәк булачак. Әмма гаризалар өч тапкырга күбрәк килгән. Татарстан гына түгел, илнең төрле шәһәрләреннән 6,5 мең кеше волонтер булырга теләк белдергән. Сайлап алганнан соң һәр волонтер укытылачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү