Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев орден белән бүләкләнде

Бүген Казанның Изге Ана иконасы чиркәвен торгызуга аерым өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды. Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен изгеләндерү тантанасында катнашкан республика Президенты, дин әһелләре, сәясәтчеләр, бизнесменнар да бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сергий Радонежский исемендәге I дәрәҗә ордены белән бүләкләнде.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиевка изге Андрей Иконописец исемендәге I дәрәҗә орден тапшырылды.


Фикер өстәү