Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры балаларның коронавирус белән авыруына бәйле сорауларга җаваплар бирәчәк

Республикада яшәүчеләр чирнең сәламәтлеккә тискәре йогынтысы һәм нинди очракларда вакцинацияне, һичшиксез, ясатырга кирәклеге турында беләчәк.

Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш педиатры “Балалар һәм COVID-19. Баланы ничек сакларга?” дигән темага багышланган туры эфирда республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта Татарстанның Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итә.

Педиатр балаларда чирнең ничек узуы, шулай ук аның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы һәм нинди очракларда вакцинацияне, һичшиксез, ясатырга кирәклеге турында сөйлиячәк. Туры эфир Татарстан оператив штабы (@stopcovid19.tatarstan) һәм Сәламәтлек саклау министрлыгыгы (@minzdravrt) аккаунтларында үткәреләчәк.

Әңгәмәне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева алып барачак. Туры эфир 11.00 сәгатьтә башлана.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлем-китемнең яңа 4 очрагы теркәлгән. Бу юлы чир 88, 83, 70 һәм 45 яшьлек хатын-кызларның гомерен өзгән.


Фикер өстәү