«Рубин»ның яңа клибында Слуцкий татарча җырлый (ВИДЕО)

Казанның «Рубин» футбол командасының яңа клибы дөнья күргән, анда команданың баш тренеры Леонид Слуцкий татарча җырлый.

Видеороликта баш тренер Казанга соклана, «Рубин» уенчыларын саный һәм футбол командасын мактый. Клип «Татарстан — Супер Гуд!» ролигына ремейк буларак иҗат ителгән.

Җырны Слуцкий татар, рус һәм инглиз телләрендә башкара.


Фикер өстәү