Путин һәм Меркель Германиядә су басу, Якутиядә урман янгыннары турында сөйләшкән

Россия Президенты Владимир Путин Германия Федератив Республикасы канцлеры Ангела Меркель белән телефон аша сөйләшүдә Германиядә су басуга бәйле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән. Моңа кадәр ул ил җитәкчелегенә бу җәһәттән кайгы уртаклашу телеграммасын җибәргән булган.

“Владимир Путин Ангела Меркельга Германиянең көнбатышында бик күп кешеләрнең үлеменә һәм зур җимереклекләргә китергән моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге көчле су басуга бәйле рәвештә тагын бер кат кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде”, – дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Меркель, үз чиратында, Якутиядә урман янгыннарына бәйле проблеманың тизрәк хәл ителүенә ышаныч белдергән.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада Германиядә су басулар башланган. Табигать казасы Төньяк Рейн-Вестфалия һәм Рейнланд-Пфальц җирләренә аеруча зур зыян китергән. Соңгы мәгълүматларга караганда, 160тан артыграк кеше һәлак булган, бик күпләр әле һаман хәбәрсез югалган булып исәпләнелә.

Телефоннан сөйләшүне Германия ягы тәкъдим иткән. АКШ президенты Джозеф Байден белән “Северный поток – 2” буенча фикер алышу сөйләшүнең төп темасына әйләнгән.


Фикер өстәү