Риман Гыйлемханов: «Берәүгә дә бурычлы буласым килми…» дип фәлсәфә сатуларын тыңлыйсы килми»

Дачадан Биектауга кибетләргә менгән идем. Шул вакыт электричкадан төшкән кешеләр арасында ирле-хатынлы танышлар күренде. Без – бер үк бакчачылык ширкәте, ягъни бер авыл кешеләре бит инде, исәнләштек. «Айда, садитесь, – мәйтәм, – подвезу!»

– Сейчас, пирожки только купим.

Бер-ике кибеткә арып килделәр дә машинага кереп утырдылар. Шуннан хатыны: «Дачаның охраннигына акча бирәсе бар иде, туктарбыз әле», – ди. Туктадык, әмма капка йозак белән тыштан ук бикле. Сакчы Госманга шалтыратам: «Дачникларның сиңа бурычы бар икән, син кайда соң?»

– Миңа берәүнең дә акча бирәсе юк, кем соң ул? – ди Госман. Әлеге хатыннан: «Вы ему точно должны?» – дип сорыйм.

– Әйе, – ди. Баксаң, кайчандыр Госманның улы аны Биектауга утыртып алып менгән булган һәм дачник хатын аңа бурычын кайтармакчы икән. Бурыч дигәне – 100 тәңкә инде ул. Дачалар белән Биектау арасы бер чакрым тирәсе булыр. Таксаны әлеге хатын үзе куйган. «Не хочу быть кому-то обязанной», – диде дә миңа карап: «А вам сколько я должна?» – ди бит бу. Ник утыртканыма үкенә башладым. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бары тик акчага гына корылырга тиеш микәнни?

Бер уйлаганда, әлеге ир белән хатын – минем чордашлар, җитмешнең теге ягына чыккан кешеләр. Бүген, күзне акча каплаган заманда, алар башкачарак фикер йөртергә тиеш иде кебек. Әмма кем нәрсә күреп үсә бит. Миндә – авыл тәрбиясе. Авыл исә – үзе зур гына бер гаилә ул. Кемдер өй күтәрә башлый икән, күрше-тирә, йә балта эшен белгән теләсә кем сиңа ярдәмгә килеп җитә. Һәм булышкан өчен берәү дә акча сорамый, бу уй берәүнең дә башына кереп карамый. «Күрше хакы – Алла хакы» дигән сүзләр дә бары тик авылда гына туа аладыр дип уйлыйм.

Бер уйлаганда, бурычка акча алу җүнле нәрсә түгел инде ул. Әмма шул ук вакытта халыкта «алыш-биреш итеп яшәү» дигән сүзләр дә бар. Тормыш булгач, нинди хәлләргә калмассың. Әмма моны «ты – мне, я – тебе» дигән сүзләр белән бутарга ярамый. «Үзем дә авыр хәлдә калырга мөмкин бит», – дип уйламаган кеше бик сирәктер. Әмма сирәк булса да, бар андыйлар. Бер яхшы танышым миңа: «Берәүдән дә акча алып торганым юк, берәүгә дә биргәнем юк», – дип мактанып әйтергә ярата иде. Университетта бер чорда укысак та, бер тулай торакта яшәсәк тә, бер тирәдәрәк эшләсәк тә, аның белән тәки якыная, дус була алмадым. Чөнки ул, акча белән «бәйсезлек алып», үзен башкалардан аерып куйды. Һәм белүемчә, бөтен эч серләрен ачып сөйләшә торган ахирәт дуслары да юк иде аның.

Болай яшәүнең горурланып сөйләрлек нинди кызыгы бардыр, әйтә алмыйм. Әмма «сөялешкән аумас, терәлешкән таймас» дигән сүзләрнең асыл мәгънәсен аңлап яшәдек без һәм яшибез. Якын дусларым – кешегә ярдәм итә алуларына куанып яшәүчеләр. Кемнәндер рәхмәт ишетү – алар өчен бәхет. Мин үзем дә – шундыйлар кавеменнән. Кешегә берәр яхшылык эшли алсам, чын күңелдән шатланам. Язганнарымны мактану, вәгазь уку дип кабул итмәгез.

Шуны уйлап утырам әле: әгәр дачадашларым Биектауда тагын очраса, нишләргә икән? Дөресен әйткәндә, машинама утыртасы, «берәүгә дә бурычлы буласым килми…» дип фәлсәфә сатуларын тыңлап барасы килми. Шул ук вакытта, инде шактый өлкән яшьтәге кешеләрне юлда калдырсам, күңел тынычлыгым югалыр кебек. Авылдашым Фагыйлә апа әйтмешли, ни дияргә дә белмим, чистый аптыраш инде.

Риман Гыйлемханов

 

 


Фикер өстәү