Раил Нургалиев: “Өч җиңү аеруча истә калды”

Зур ярышларда 35 мәртәбә уңышка ирешеп, татар көрәшчеләре арасында беренче урынга чыккан Раил Нургалиев келәмдә үзе өчен иң истәлекле өч җиңүне атады.

«Күңелемдә калган иң зур җиңүләремнең тәүгесе – беренче тапкыр үз авылымда батыр калу. Ул вакыттагы һәм беренче тренерым Марсель Әсәдуллин: «Батыр калып, урамнан үткән чакта, бар кешенең күзләре синдә булачак. Син – авылның беренче егете булачаксың», – дип сөйли иде. Дөрестән тә шулай булды ул. Машина отмасам да, ул җиңү тәэсире берәр атнага сузылды, күңелгә кереп калды. Икенче зур җиңүем Теләче Сабан туенда булды. Бәйрәмгә Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич килгән иде. Шул ук елны батыр калдым һәм машина оттым. Ул вакытта чын күңелдән еладым мин. Рөстәм Нургалиевич килеп тынычландырды хәтта. Безнең Теләче – көрәшчеләре белән дан тотучы район бит. Мин әле ул вакытта 90 кило авырлыкта бил алыша идем, ләкин башкаларны җиңә алдым. Ә өченче зур җиңүем «Манзара»да булды. Муса (Муса Галләмов — ред.) белән биш минут көрәшәсе урынга, 25 минут бил алыштык. Шул 25 минут дәвамында бина тулы тамашачының бар игътибары бездә иде, көрәш шулкадәр киеренке барды».


Фикер өстәү