Карга карганың күзен чукый, яки ришвәтнең чиге кайда?

Көллияттә «үле җаннар», авыл хуҗалыгы җирендә төзелгән мунча, пассажирлар ташыганда кырын эшләр… Татарстан Президенты каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе белгечләре Апас һәм Теләче районнарында эшләгәндә әнә шундый закон бозу очракларына юлыккан. Бу хакта белгечләр «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Идарә башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов сүзләренә караганда, агымдагы елның беренче яртыеллыгында Апас районында ришвәтчелек белән бәйле шактый закон бозу очрагы ачыкланган. Алар, нигездә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре тармагындагы җитешсезлекләр, муниципаль контракт буенча түләнеп куелган эшләрнең башкарылмавы, пассажирлар ташыганда бюджеттан бүленгән акчаны максатчан файдаланмаудан гыйбарәт. Моннан тыш Апаста авыл хуҗалыгы җирләрен кулланганда, сәламәтлек һәм әйләнә-тирәлекне саклау тармакларында да ришвәтчелек белән бәйле закон бозу очраклары ачыкланган.

«Тикшерү барышында районда балалар ялын оештыру юнәлешендә дә закон бозу очраклары барлыгы ачыкланды. Әйтик, «Свияга+» ААҖ оешмасы Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына караган оешмалар белән авыр хәлдә калган балалар ялын оештыру буенча килешү төзегән. Тикшерә башлагач, чынлыкта анда килешүдә күрсәтелгәннән күпкә азрак бала ял итүе ачыкланды. Шул рәвешле 1 миллион сумнан артык матди зыян салынган. Оешма бу акчаны кире кайтарды», – дип сөйләде Рөстәм Гаязов. Апас районына гына хас закон бозу очрагы түгел бу, билгеле. Идарә вәкиле сүзләренә караганда, мондый төр ришвәтчелек очраклары республиканың башка районнарында да ачыкланган.

Апас районында алып барылган тикшерү барышында белгечләр тагын бер саллы гына закон бозу очрагын ачыклаган. Районның Буа районы белән чиктәш җирләрнең кулланылышын тикшергәндә алар урман хуҗалыгы җирләрендә төзелгән корылмаларга юлыккан. Документлар буенча, бу участок умарталык оештыру өчен дип рәсмиләштерелгән булган. Чынлыкта исә умарталык җирләре аның читтәге бер почмагын гына алып торган. Койма белән уратып алынган бу урынның буеннан-буена мунчалар төзелгән иде, ди идарә белгечләре. Иң кызыгы шул: бу җирләрне түләүсез файдалану өчен документ рәсмиләштергән кеше Татарстан Урман хуҗалыгына караган оешма хезмәткәре булып чыккан. Шул рәвешле министрлык үз хезмәткәрен судка биргән. Карга карганың күзен чукымый, дисәләр дә, бу очрак искәрмә булган, күрәсең.

Теләче районында эшләгәндә белгечләрне барыннан да бигрәк районда чистарту корылмаларының тиешенчә эшләмәве гаҗәпләндергән. «Бүген биредә барлыгы дүрт чистарту корылмасы бар. Ләкин аларның берсе генә эшли һәм, миңа калса, анысы да халыкка хезмәт күрсәтми бугай, – ди Рөстәм Гаязов. – Чистарту корылмалары эшләми, акча җилгә очкан. Шул рәвешле торак-коммуналь хезмәт тармагында эшләүче оешма хәзер сыек көнкүреш калдыкларын районнан читкә ташырга мәҗбүр. Нәтиҗәдә әлеге хезмәт өчен түләү дә арта. Ә бу чистарту корылмалары эшләсен өчен бюджеттан кабат акча бүлеп бирергә кирәк». Моннан тыш районда авыл хуҗалыгы җирләрендә торак йорт, мунча төзеп кую очраклары да ачыкланган.

Белешмәсез укытканнар

Ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе белгечләре районнардагы белем бирү оешмаларын да тикшергән. Бу тармак та закон бозу очракларына бай булып чыккан. Мисал өчен, Апас районындагы белем бирү оешмаларында эшләгән күп кенә укытучыларның хөкем ителү-ителмәү турында белешмәсе юклыгы ачыкланган. «Закон буенча мәгариф тармагында эшләгән һәр хезмәткәрнең мондый белешмәсе булырга тиеш. Тикшерү барышында «Сәләт» балалар иҗат үзәгендә эшләгән бер хезмәткәрнең 1999 елда хөкемгә тартылган булуы ачыкланды», – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов. Тикшерү барышында Апас районының Иске Мөрәле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, Апас, Каратун, Биеш мәктәбендә эшләүче кайбер белгечләрнең дә андый белешмәсе юк булып чыккан.

Шуңа өстәп әле Апасның бер көллиятендә бөтенләй «үле җаннар» укуы ачыкланган. Бу очракта исемлектә булган, әмма уку йортының ишегенең кайсы якка ачылганлыгын да белмәгән студентлар турында сүз бара. «Шушы 12 студентның өчесе – Казанда, берсе Лаеш районында яши, тагын берсе шушы көллияттә төнге каравылчы булып эшли. Аларның берсе дә укырга йөрмәгән. Әмма стипендия алган. Моның өчен бюджеттан 20 мең сум чамасы акча сарыф ителгән. Бу студентлар уку йортыннан куылды, билгеле», – ди Рәмис Мөҗипов. Әлеге вакыйгадан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә республиканың барлык көллиятләрендә тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә Чүпрәле көллиятендә дә шундый ук хәл күзәтелүе ачыкланган. Хәзерге вакытта өч урта һөнәри уку йорты җитәкчесе эштән азат ителгән, икесенә кисәтү ясалган һәм тагын өчесенә шелтә белдерелгән.

IT-технологияләр дә ауда

Районнарда уздырылган тикшерүләрдән аермалы буларак, әйләнә-тирәлекне саклау тармагында бу юнәлештә махсус IT-технологияләр дә кулланыла. Мисал өчен, фотокапкын дигән җиһаз ярдәмендә хәзер әйләнә-тирәлекнең торышын дистанцион рәвештә дә контрольдә тотып була. Ул бу тармакта закон бозучыларны да административ җаваплылыкка тартырга ярдәм итә. Моннан тыш ришвәтчеләрне дәүләт инспекторының киеменә беркетелгән видеорегистратор ярдәмендә дә аулыйлар. Ул ике арадагы сөйләшүне яздырып бара.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов сүзләренә караганда, районнарның санитар-экологик торышын тикшергәндә Апаста – 22, Теләчедә 35 закон бозу очрагы теркәлгән. Алар, нигездә, җитештерү һәм куллану калдыклары, су объектлары белән эш итү, законсыз рәвештә файдалы казылмалар чыгаруга бәйле. «Апас районында калдыклар ташланган 14 рөхсәтсез чүплек ачыкланды, аларның 13е инде юкка чыгарылды. Берсе – контрольдә. Теләче районында исә 35 закон бозу очрагының 14е тәртипкә китерелде», – ди министр урынбасары.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында экология инспекторлары тарафыннан барлыгы 2,8 меңнән артык беркетмә төзелгән, 27 миллион сумнан артык штраф салынган, 14 җинаять эше кузгатылган.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү