Альфред Дәүләтшин: «Башкортстан – татар дөньясының зур өлеше»

Башкортстанның барлык төбәкләрендә миллионнан артык татар яши. Бу турыда «Татар-информ»да узган Zoom-конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин әйтте.

– Бүген Башкортстанда миллионнан артык татар яши. Ул Башкортстанның бер-ике төбәгендә генә түгел, бөтен төбәкләрендә дә. Башкортстан – татар дөньясының зур өлеше, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин.

Альфред Дәүләтшин Башкортстанда тормышка ашырылучы татарча проектлар турында сөйләде.

– Март ахырында Бөтенроссия татар төбәк өйрәнүчеләр форумы узды. 200дән артык кеше җыелды. Бу чараны зур, матур итеп үткәрергә насыйп булды. Теләсәң, барысын да эшләп була, – ди ул.

Альфред Дәүләтшин Уфаның «Туган тел» каналында «Ихлас. Балкыш» татар телендәге программа чыгуы турында да әйтте. Аның сүзләренчә, анда Башкортстандагы татарлар, татар укытучылары, эшкуарлар, имамнар тормышын, күренекле шәхесләрне күрсәтәләр.

Татар конгрессы вәкиле яңа проект тормышка ашырылуы турында да әйтеп узды.

–  Социаль челтәрләрдә «Кем син? Мин татар!» дигән видеороликлар конкурсын башлап җибәрдек. Анда Башкортстанда туган шагыйрьләрнең татар теленә, халкына, туган җиребезгә багышланган шигырьләрен укып, алар туган төбәкләрне күрсәтәбез. Әлегә 20дән артык ролик бар. География киңәя, бу – үзебез өчен дә яңа, заманча проект. Моны дәвам итәчәкбез, – дип сөйләде ул. Альфред Дәүләтшин шулай ук Башкортстанда татар газета-журналларын укытучылар, китапханәләр, татар үзәкләре бик теләп алуларын билгеләп үтте.

                                                                                     Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү