Рөстәм Миңнехановны МАКС-2021 авиасалонында парашют системаларының яңа төрләре белән таныштырдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 Халыкара авиация-космик салоны мәйданчыгында «Технодинамика» холдингы стендында урнаштырылган яңа төрдәге продукция белән танышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Татарстан Президентына шулай ук парашют системаларының яңа төрләрен күрсәттеләр.

«Ростех» дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы 2009 елда оештырылган. «Компания составына Россиянең 35 заводы, сәнәгатьнең авиация һәм космос тармакларындагы фәнни-тикшеренү институтлары керә, аларда 30 меңнән артык кеше эшли», — дип искәртте Галимова.

Бүгенге көндә холдинг Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе, «Россия вертолетлары», Берләштерелгән двигатель төзү корпорациясе һәм Американың Curtiss-Wright компаниясе белән берлектә берничә зур масштаблы проектны гамәлгә ашыра. Холдинг җитештергән продукция Россиянең барлык авиалайнерлары, транспорт самолетлары һәм вертолетларында да диярлек урнаштырыла.


Фикер өстәү