Яман чирне җиңгән Илсур Җиһаншин: «Хастаханәгә язын кереп, көзен генә өйгә кайткан идем»

Илсур Җиһаншин – Чистай егете. 6 яшендә аңа куркыныч диагноз куялар. Сабыйны әти-әнисе табибларга күрсәткәндә, лимфа төеннәрендә яман чирнең дүртенче стадиясе була анда. Өстәвенә, бавыр, бөер, сидек юллары һәм арка миенә дә метастазалар китә. Табиблар баланың ике атна гомере калганын әйтә. Шөкер, алар ялгыша. Бүген Илсур сау-сәламәт. Ул кайчандыр аның гомерен саклап калыр өчен акча җыйган хосписка эшкә килгән.

– Чирем бик көчле булган. Мине Илсөя Осипова исемле табиб дәвалаган. 2007 елның язында хастаханәгә кергән булсам, көз көне өйгә кайтканмын. Шушы вакыт эчендә күпме дару, система алганымны исәпләп бармаганнар, әмма 17 тапкыр канымны алыштырганнарын хәтерлиләр, – дип сөйли 20 яшьлек Илсур. – Ул чакларда кыен көннәрем күп иде. Әти белән әниемә рәхмәт. Алар көчле булган. Табибларның ярдәме белән мин исән калдым. Гомеремне саклап калуда Казан хосписы җитәкчесе Владимир Вавиловның да өлеше бар. Мин аны Республика клиник хастаханәсеннән хәтерлим. Ул безнең кебек балалар янына еш йөрде. Үзе белән зур түрәләрне дә алып килә иде. Сабыйларның күп кенә хыялларын чынга ашырды. Мин әле дә, аңа ияреп, янгын сүндерү частена барганымны хәтерлим.

Илсур: «Яман чирнең ни икәнлеген аңламаган балаларның күңелен күрергә, авыруны җиңәселәренә ышандырырга кирәк», – ди. Нәкъ Володя абыйлары кебек.

– Терелүемә әле дә ышанып бетеп булмый. Әгәр миңа Анжела Вавилова фонды тиешле акчаларны җыймаган булса, мин, бәлки, исән дә булмас идем. Аларның матди, рухи ярдәме белән әти-әнием дә дөрес юлдан барды, мин дә авыруны җиңә алдым. 2008 елдан бирле гел табиблар күзәтүе астында тордым. Әле дә тикшеренәм. Шөкер, бар да яхшы. Һәр туган көнгә шатланып, тормыштан ямь табып яшим. Күзләр тимәсен, – ди Илсур.

Мәктәпне тәмамлагач, ул башкаларга ярдәм итәр өчен, медицина юнәлешен сайлый. Чистайдагы медицина училищесына кереп, массажист булырга укый. Быел кулына диплом алган. Әмма укып бетерер алдыннан Владимир Вавилов белән киңәшләшә.

– Авыруны җиңгәч тә, безнең аралар өзелмәде. Гел аралашып тордык. Бер очрашканда ул миннән кайда эшләргә җыенуымны сораган иде. Мин исә, хоспистагы балаларга ярдәм итәсем килүне әйттем. Ул сөенеп риза булды. Аңа бик рәхмәтлемен. Хосписта бишенче көнемне генә эшләсәм дә, миңа рәхәт. Кулларым белән авыру балаларның хәлен җиңеләйтәм кебек. Аларның һәр күз яше, һәр ыңгырашуы, әрнүе миңа таныш, – ди ул. – Мин авыруны җиңдем бит әле. Димәк, алар да җинәчәк. Әлегә монда эшлим. Алга таба укуымны калдырып торам. Әмма югары белем аласым килә. Балалар табибы булырга хыялланам. Анысын киләчәк күрсәтер. Бүген мин монда кирәк. Сабыйларның телен дә аңлыйм, зарын да. Күңелемә рәхәт. Кайчандыр үземә гомер бүләк иткән фондта эшләү мине бәхетле итә. Рәхмәтемне хезмәтем аша җиткерергә телим.

 

 


Фикер өстәү