Яңгырларның кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразладылар

Иртәгә, 23 июльдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Көнчыгыш районнарда төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгырлар һәм боз яву ихтималы турында кисәтә синоптиклар.

Фаразлар буенча, 25 июльдә һәм киләсе атнада озакка сузылган яңгырлар көтелми.


Фикер өстәү