Вируслы боҗралар: Токиода кичектерелгән Олимпиада башлана

“Тизрәк, югарырак, көчлерәк!” Олимпия Уеннарының девизы моңа кадәр әнә шулай дип атала иде, хәзер аңа тагын бер сүз өстәделәр: “бергә”. Гаҗәп түгел, былтыр узарга тиешле быелгы Олимпиада спорт кына түгел, гомумән, бөтен җәмәгатьчелекне икегә бүлде. Ничек кенә булмасын, бүген Токиода Олимпиада башлана. Тыйнак итеп һәм кырыс чикләүләр белән.  

“Узмаска да мөмкин иде”

Әле берничә көн элек Халыкара Олимпия комитеты сессиясе утырышында оешма җитәкчесе Томас Бах әнә шулай диде. Оештыручылар спорт бәйрәмен уздыру-уздырмау турында озак бәхәсләште. Ахыр чиктә, булсын, диделәр. Дөрес, бу фикерне барысы да хупламый. Япониянең үзендә ике көннең берсендә халык урамга чыгып, Олимпиада оештырмауны таләп итә. Сәбәбе аңлашыла инде: коронавирус һөҗүм иткәндә бу кадәр кеше җыюның нигә кирәге бар? Яз көне уздырылган сораштыруда японнарның 80 проценты Уеннарны уздыруга каршы булуларын әйткән иде. Хәтта ки Олимпиаданың иганәчесе булып саналган зур оешмалар да бу чарадан баш тарта башлады.

Әнә шуның аркасында оештыручыларга көн сан диярлек ниндидер үзгәрешләр кертергә туры килә. Башта чит ил тамашачысын кертмәү турында килештеләр. Аннары спорт корылмаларындагы япон спорт сөючеләренең санын чикләделәр. Хәзер аларны да кертмәячәкләр. Хәтта ачылу тантанасында да спорт түрәләре генә булачак. 12 июльдән Япониядә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Алга таба токмачлар тагын да куерырга мөмкин. Әмма уздырмыйча да ярамый. Әле былтыр ук булырга тиешле зур чараны уздыру өчен миллиардлар сарыф ителгән. Булмый кала икән, оештыручылар табышсыз калачак. Дөрес, барысы да тыйнак итеп оештырылган. Спортчылар бүлмәләрнең кысан, анда бернинди мөмкинлек булмаудан зарлана. Хәтта ятакларны да катыргы кәгазьдән генә ясаганнар. Бу инде биш йолдызлы кунакханәле, Сабантуйлы, көне-төне бәйрәмле Универсиада түгел.

Ареым игътибар булачак

Әйтүләренә караганда, спортчыларга да, түрәләргә дә Токиода җитди сынау узарга туры килә. Һәр адымны күзәтеп торалар, кырыс таләпләр куелган. Россия вәкилләренә исә допинг белән бәйле шау-шу аркасында игътибар тагын да зуррак. Билгеле булганча, безнекеләр гимн да уйната, әләм дә күтәрә алмаячак.

Олимпиадага бару хокукын Россиядән 334 спортчы яулады. 21е – Татарстаннан. Бу соңгы еллардагы иң зур күрсәткеч. 2016 елда Рио-де-Жанейрога, мәсәлән, 13 кеше барган иде. Кышкы Уеннарда чыгыш ясаучылар тагын да азрак. Исемлеккә күчкәнче, иң элек безнекеләрнең “параллель зачет” төшенчәсеннән баш тартканын искә төшерү урынлы булыр. Элегрәк спортчылар берьюлы берничә төбәкнеке булып саналса, 2014 елдан Татарстан башкалар белән бүлешми башлады. Шул ук вакытта безнеке саналганнар арасында башка төбәкләрдә туып үскән егет һәм кызлар күп булуын да телгә алу артык булмас. Анысы шартлар булдыру һәм ярдәм күрсәтүгә бәйле.

Олимпиадада Россиядән 334 спортчы чыгыш ясаячак: 150 ир-егет һәм 184 хатын-кыз. Чыгыштыру өчен: Токиода АКШтан – 613, Япониядән – 552, Австралиядән – 470, Алманиядән – 425, Кытайдан – 406, Франциядән – 380, Бөекбританиядән 376 кеше ярышачак. Россия спортчыларын ачылу тантанасына Олимпия чемпионнары волейболчы Максим Михайлов һәм фетхование остасы Софья Великая алып чыгачак.

Өчесе дә йөзәчәк

Йөзү ярышларында Татарстаннан Александр Красных, Григорий Тарасевич һәм Вероника Андрусенко чыгыш ясаячак. Өчесе дә – Россия чемпионннары, халыкара ярышларда да уңышлары бар. Бөгелмә егете Александр Красных быел Будапештта узган Европа чемпионатында алтын медаль иясе булып танылды. Ул Токиодан да буш кул белән кайтмас дигән өмет бар. Григорий Тарасевич – тумышы белән Омскидан. Әмма Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлады, шуңа күрә рәсми ярышларда Татарстан данын яклый. Ике ел элек ул Дөнья Кубогы ярышларында ике алтын медаль отты. Сүз уңаеннан Григорий АКШтагы Луисвилл университетында укый. Вероника Андрусенконың исеме исә соңгы көннәрдә аеруча еш телгә алынды. Волгоградта туып үсеп, Казанның “Синтез” клубы вәкиле булып саналучы йөзүчене допинг куллануда гаепләделәр. Тикшерә торгач, аның тыелган матдәгә катнашы юк икәне ачыкланды. Әлеге шау-шу аңа ничек тәэсир иткәнен якын арада беләчәкбез. Ә тәҗрибәсе ягыннан ул Россия йөзүчеләре арасында иң көчлеләрдән санала. Андрусенко узган ике Олимпиадада чыгыш ясады, ике тапкыр Универсиадада һәм Европа чемпионатында җиңде, 6 мәртәбә дөнья чемпионатларында призерлар исемлегенә эләкте.

Суга сикерү ярышларында Никита Шлейхер өчен җан атачакбыз. Ул Евгений Кузнецов белән синхрон сикерүдә чыгыш ясаячак. 21 яшьлек Никитаның Европа чемпионатларында алтын һәм көмеш медаль отканы бар. Шлейхер тумышы белән Ставропольдән булса, Мария Полякова Пензада дөньяга килгән. Европа чемпионы булганы бар. Мария дә югары белемне АКШта алган. Ул Лос-Анджелеста тел белгече булырга укыган.

Кадарга һәм атарга!

Стендка ату ярышларында Татарстаннан медаль өчен Зилә Батыршина белән Екатерина Субботина көрәшәчәк. Өметләр зурдан, ник дигәндә, икесенең дә халыкара ярышларда алтын медаль отканы бар.

Теннисчы Вероника Кудерметова – заманында “Ак барс”та уйнаган Эдуард Кудерметовның кызы. Хәзерге вакытта хатын-кыз теннисчыларның дөнья рейтингында 32 нче урында урнашкан. Баштарак аны Мәскәү спортчысы буларак тәкъдим иткәннәр иде. Әмма ул – Казанда туган кыз. Моннан тыш, “Татнефть” белән иганәчелек килешүе дә бар.

Фехтованиедә Татарстан спорт сөючеләре Марта Мартьянова өчен җан ата алачак. Ул рапира ярышларында чыгыш ясаячак. Быел Марта Катарда узган Гран-при ярышында өченче урынны алды.

Бадминтон турнирында республикада ике спортчы чыгыш ясый. Евгения Косецкаяның халыкара җиңүләре күп, әмма бер генә алтын медале дә юк. 26 яшьлек спортчы бу кимчелекне Токиода төзәтә алачак. Косецкая тумышы белән Чиләбедән булса, Сергей Сирант ерак Владивостокта дөньяга килгән.

Велосипед спортының яңа төре – ВМХ ярышларында Ирек Ризаев медаль яуларга тырышачак. Ул Казанда туып үскән. Спортның әлеге төре белән 12 яшендә шөгыльләнә башлый. 11 ел эчендә Россия генә түгел, халыкара ярышларда да уңышка ирешә.

Велошоссе ярышларында Чаллыдан Илнур Закарин чыгыш ясаячак. Илнур 2016 елда узган Олимпия Уеннарында да катнашырга тиеш иде. Әмма Бразилиягә барып җитә алмады. Ерак булган өчен генә түгел. Башта аны 2009 елгы дисквалификация аркасында ярышка кертмәделәр. Аннары рөхсәт бирделәр, тик бер көн эчендә Рио-де-Жанейрога барып җитү мөмкин түгел иде. Ә бит ул вакытта Илнурның медальле булу мөмкинлеге быелгыдан зуррак иде.

Волейбол ярышларында Татарстаннан берьюлы 7 спортчы туп сугачак. Россиянең хатын-кызлар командасында Ирина Королёва, Анна Подкопаева, Евгения Старцева, Арина Фёдоровцева чыгыш ясый. Старцева белән Фёдоровцева “Динамо-Ак Барс”тан китсәләр дә, исемлеккә республика спортчылары булып керде. Ир-егетләр командасына “Зенит-Казан” уенчылары Артём Вольвич, Валентин Голубев, Максим Михайлов уйнаячак. Вольвич узган 2016 елгы ярышта да чыгыш ясады, әмма Бразилиядән медальсез кайтты. Голубев Олимпиадага тәүге мәртәбә бара. Михайлов исә Лондонда төп геройларның берсе булды. Әлбәттә, икенче алтыннан да баш тартмаячак. Волейболда андый өмет юк түгел. Дөрес, 2012 елда безнекеләр белән чемпион исемен алган баш тренер Владимир Алекно Токиода Иран җыелма командасын җитәкли.

Ишекләр ябык

Татарстанның 21 нче спортчысы булып Токиога ишкәкче Артем Косов барырга тиеш иде. Тик җиде мәртәбә – дөнья, ә 8 тапкыр Европа чемпионатында чыгыш ясаган спортчыга Олимпиадада бәхет елмаймый. 2012 елда ул Лондонга тренерлар чыгарган карар аркасында бара алмады. Ә бит башта аны командага запас спортчы итеп алганнар иде. 2016 елда Россия ишкәкчеләренең күбесен ярышка кертмәделәр. Нәтиҗәдә команда составында үзгәрешләр булды, Артем Косовка исә башка төрдә ярышырга туры килде. Аның төркеме финишка унынчы булып кына килде. Инде быел 34 яшьлек спортчы медальгә өметләнде. Әмма бу юлы да килеп чыкмады. Токиога китәр алдыннан аның белән бер экипажда чыгыш ясарга тиешле Никита Моргачев белән Павел Соринда допинг табылуы турында хәбәр килде. Баштарак алар урынына башка спортчылар җибәрмәкче булдылар. Тик аларының әзерлеге Олимпиадада чыгыш ясарлык дәрәҗәдә түгел дип табылды. Косовның гаебе булмаса да, аңа ярышларны тамашачы буларак кына күзәтергә туры киләчәк.

 

 

 


Фикер өстәү