«Колактан сагыз гына түгел, таракан да чыга»

Колак сызлау, аның түзеп булмаслык итеп кычытуы, начар ишетә башлау… Колак ялкынсынуыннан (отит) интеккән кешеләргә бу билгеләр яхшы таныш. Саннарга күз салсак, Россиядә 10 миллионнан артык кеше шушы чирдән азаплана икән. Җәйге чорда отит очраклары аеруча күбәя, ди табиблар. Соңгы арада ул коронавирустан авырып терелүчеләр арасында да очрый башлаган. Бу күренеш нәрсә белән аңлатыла? Җәен колак ялкынсыну очраклары ни сәбәпле арта? Табиб-оториноларинголог Карина Әхмәтҗанова белән шул хакта сөйләштек.

– Карина Ришатовна, җәен колак ялкынсыну очраклары ни сәбәпле арта?

Җәйге чорда колак сагызы тыгылган кешеләргә аеруча кыенга туры килә. Алар үзләрендә мондый хилафлык барлыгы турында ел буе да белмичә йөрергә мөмкин. Су коенганда исә колак сагызы бүртә, ишетү каналларына баса. Шул сәбәпле кешенең колагы сызларга тотына, ул начар ишетә башлый. Самолетта очканда яисә кисәк кенә суга сикергәндә атмосфера басымы үзгәргәнлектән дә колак ялкынсынырга мөмкин. Җәйге чорда эсселектән коткарган кондиционер да колак өчен зарарлы. Отиттан саклану өчен, бина һәм урамдагы һава торышы арасында аерма нибары җиде градус кына булырга тиеш.

– Отит үзе нидән гыйбарәт? Ул күбрәк ни сәбәпле пәйда була?

Колак – иң катлаулы, иң нәзберек органнарыбызның берсе. Әйткәнемчә, отит колакның ялкынсынуыннан гыйбарәт. Ул еш кына әлеге органга төрле бактерия, вирус, гөмбәчек эләгү аркасында пәйда була. Отит аллергия, атмосфера басымы үзгәрү, талпан кадалу нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Әлеге чир артык чисталык аркасында да пәйда була. Күпләр, аз гына колак сагызы күренүгә, аны чистартырга тырыша. Ә бит колак сагызы аны күпмедер дәрәҗәдә тышкы йогынтылардан саклый. Шул ук колак чистартканда тире зарарланган очракта да отит барлыкка килә ала.

Карина Әхмәтҗанова

– Ялкынсынуны нинди билгеләрдән белеп була?

Отит вакытында күзәтелгән билгеләр бихисап. Бу вакытта кешенең колагы шешәргә, кызарырга мөмкин. Колак сызларга тотына, кычыта, шаулый, тән температурасы күтәрелә. Кеше начар ишетә башлый. Отит белән авырган кешедә күңел болгану, косу, баш әйләнү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

– Балалар колак ялкынсынуны аеруча кыен кичерә.

Әйе, бу дөрестән дә шулай. Алар арасында бу чир өлкәннәргә караганда күбрәк тә очрый. Ник дигәндә, балаларның колак көпшәсе кыскарак була. Шуңа күрә аның аша урта колакка үлек тә бик җиңел эләгә.  Сабыйлар арасында йоткылык өсте бизе шешү (аденоид) дә еш күзәтелә. Андый сабыйлар отитны аеруча авыр уздыра.

– Хәзер отит коронавирус белән авырып терелүчеләр арасында да еш очрый башлады. Бу күренеш нәрсә белән аңлатыла?

Узган ел пандемия башлангач, бу уңайдан шактый баш ватарга туры килде. Ник дигәндә, ул чорда отит, синуситтан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр бер тәүлектән инде коронавирустан авырый башлый иде. Бер көнне колакны дәвалаган булсак, икенче көнне инде пневмония, неврология белән бәйле чирләргә каршы көрәштек. Ковид безгә иң нечкә, авырткан урыннарыбызны күрсәтте. Коронавирус белән авырганнан соң күзәтелгән отит очраклары күбрәк йоткылык, борын куышлыгы ялкынсыну (синусит), колак яны бизләре шешкәнлектән пәйда була. Организмында вирус һәм бактерияләр булган кеше дә коронавирус белән авырганнан соң отиттан азапланырга мөмкин. Бу чирдән соң организм бик нык бетерешкән була бит. Иммунитет та көчсезләнә. Шул сәбәпле ковидтан соң тулысынча тернәкләнү дә озакка сузыла. Ә бу исә – моңарчы нәрсә икәнен дә белмәгән отит, синусит, тонзиллит кебек яңа чирләргә бирешү өчен менә дигән җирлек.

– Сарымсак колак сызлауны баса, диюләре дөреслеккә туры киләме?

Мондый халык медицинасы ысулларының файда китергәнен күргәнем юк әле. Күп очракта алар, киресенчә, колакка зыян гына сала. Колак сызлаганда сарымсак кына түгел, каланхоэ яфрагы да булыша, диләр. Әмма колакның ни сәбәпле сызлавын төгәл ачыкламаган килеш, аларның берсен дә файдаланырга ярамый. Мисал өчен, колак гөмбәчек эләгү аркасында авырта ди. Бу очракта колакны чистартып, зарарланган урынны киптерергә кирәк. Ә каланхоэ яфрагы исә аны, киресенчә, дымландырып кына торачак. Димәк, колак сызлау да көчәйгәннән-көчәя генә барачак дигән сүз. Колак үлекләгәндә анда җылытылган тоз куеп торучылар да очрый. Бу – шулай ук зур хата. Шуңа күрә колак сызлауны үзлегеңнән генә җиңәргә тырышырга ярамый. Беренче билгеләре сизелүгә үк, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Колак ялкынсынудан саклану өчен Карина Әхмәтҗанова киңәшләре

– Колак авыруларыннан интеккән кешегә җәйге чорда кондиционер астында, салкын һава агымында утырырга киңәш ителми. Бина һәм урамдагы һава торышы арасындагы аерма җиде градус кына булырга тиеш.

– Колак сагызын үзлегеңнән чистарту да хәтәр. Болай эшләгәндә колак сагызы тагын да тирәнгәрәк үтеп кереп, тыгызланачак. Аннары инде табибка да аны чыгару кыен булачак. Колак сагызын үзлегеңнән чистарткан очракта да махсус тамчылар ярдәмендә генә эш итәргә кирәк. Алар колак сагызын йомшартачак, аны чистарту да җиңелрәк булачак. Сүз уңаеннан, колакка кергән бөҗәкне колак сагызы дип бутаучылар да очрый. Берничә ел элек, колагына кергән таракан белән кышка кадәр йөргән бер авыруга хәтта операция ясарга туры килгән иде.

– Мамыклы таякчыкларны, шулай ук шырпы һәм башка әйбәрләрне саксыз куллану да колакны җәрәхәтләргә мөмкин. Барлыкка килгән ярага инфекция керү куркынычы да бар.

– Самолётта очкан вакытта колаклар томаланганда, авызны ачып, төкерек йотарга кирәк. Сагыз чәйнәү,  алма ашау да ярдәм итәчәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү